Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтиләр яңа мең сумлыкта Кол-Шәриф мәчетен яки Болгар музее-тыюлыгын чыгаруны тәкъдим итә


Шау-шу чыгарган мең сумлык акча
Шау-шу чыгарган мең сумлык акча

Былтыр тәкъдим ителгән мең сумлык яңа акча урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды һәм аны чыгаруны туктаттылар.

Русиядәге мөселманнарның Диния нәзарәтләре җитәкчеләре яңа мең сумлык акчада Татарстан архитектура һәйкәлләрен - мәсәлән Кол-Шәриф мәчетен яки Болгар музее-тыюлыгын сурәтләүне тәкъдим итә. Бу хакта "Новости" агентлыгы җиткерә.

"Яңа банкнотларда безнең Идел буендагы мөселманнарның истәлекле урыннарын күрәсе килә. Аерым алганда, Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчетен, Болгар Ислам академиясен, бай архитектурасы белән Болгарның үзен", дигән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин.

Русия мөселманнары дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов исә яңа мең сумлыкта Болгар музей-тыюлыгын сурәтләргә мөмкин, дип саный.

"Бу җирлектә ярымайлы манаралы борынгы Җәмигъ мәчете урнашкан, ул ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы һәйкәле булып тора. Якында гына тәреле православ храмы бар", дигән Крганов.

Мондый рәсем Татарстандагы мәдәниятләр һәм диннәр төрлелеген, аларның үзара "гармониядә һәм тынычлыкта" яшәвен символлаштырачак, дип саный ул. Шулай ук бу - җәмгыятьтә динара диалогны ныгыту мисалы булырга мөмкин, дигән Мәскәү мөфтие.

25 октябрьдә Русия Үзәк банкы Идел буе бүлгесенә багышланган мең сумлык яңа акчага төшереләчәк символлар өчен русияләр онлайн тавыш бирә алачак, дип хәбәр иткән иде.

"Былтыр 1000 сумлык яңа акчаларны чыгару туктатып торылды: кайбер рәсемнәр җәмгыятьтә төрле фикерләр уятты. Төрле фикерләрне исәпкә алу өчен, банкнотларга символлар сайлап алу процедурасын үзгәртергә һәм аны ачыграк итәргә булдык", диелде хәбәрдә.

  • Былтыр 16 октябрьдә Русия банкы 1 мең һәм 5 мең сумлык яңартылган банкнотларны әйләнешкә кертте.
  • Аларда ил төбәкләрендәге күренекле урыннар сурәтләнгән. Мең сумлык кәгазь акча Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль бүлгесенә багышланган.
  • Мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән иде.
  • Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.
  • Яңа акчаның сурәте тәкъдим ителүгә урыс чиркәве рухание Павел Островский аны кискен тәнкыйтьләп чыкты.
  • "Сез, иптәшләр, курку хисен бөтенләй югалттыгызмы? Яңа акчага төшерелгән манарада ярымай бар, ә православ чиркәү гөмбәзендә тәре юк. Ут белән уйнамагыз", — дип кисәтте Островский. Бу фикергә урыс чиркәвенең башка вәкилләре дә кушылды.
  • Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яңа мең сумлык акча тирәсендә чыккан гаугага үз аңлатмасын бирде. "Тәре булмаган җиргә аны кую һәм ай булган урыннан аны алып ташлау мантыйкка туры килми", дигән иде ул.
  • Соңрак банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. "Киң кулланылышка ул таралмады", дип белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG