5 апрель узган парламентка сайлаудан соң Үзәк сайлау комиссиясе күпчелек тавышларны коммунистлар фиркасе алды, дип игълан итте. Оппозициядәге 3 фирка – либераллар, либерал-демократик партиясе һәм Безнең Молдова берлеге барлыгы тавышларның 30% алганы мәгълүм булды. Оппозиция коммунистларны чит илләрдә яшәүче кешеләр исеменнән тавыш биреп хәрәмләшүдә гаепли. Аларның тавышларны кабат санау таләбе үтәлмәсә дә - тавыш бирүчеләрнең исемлеген чыгарга рөхсәт ителде. Оппозициягә моның өчен 4 көн вакыт бирелде.
Каршылык тынды
"Хөкүмәт бинасы янында торам, монда каршылыкның эзе дә юк, тыныч. Ике полиция хезмәткәре тора, чиркәү яныннан машиналар үтеп бара. Кичә бер ни дә булмаган кебек җәяүлеләр йөри," диде Молдова редакциясенең Кишинев бүлеге башлыгы Василий Ботнару.
Ботнару сүзләренә караганда, бүген ниндидер җыеннар булу турында хәбәр ителмәгән.
Әмма журналистлар Кишиневта сәер бер тынлык урнашты, ди. Каршылык чараларының үтмәвен – таләпләрнең үтәлүе белән түгел, ә аларны оештыручыларны кулга алу белән аңлаталар.
Молдова таләбе белән Украинада Молдова эшкуары Габриэль Стати кулга алынган. Аны рәсмиләр каршылык чараларын оештыруда гаепли.
Рәсмиләр Романияне "фетнә" омтылышында гаепли
Чәршәмбе көнне президент Воронин Романиянең Молдовадагы илчесе Филип Теодорескуга илдән чыгып китәргә кушты.
Президент оппозицияне Романиядән акча алып ятуда гаепләп чыкты, Бохарест Молдованың "дәүләтчелегенә" каршы, дип белдерде.
Оппозиция исә моны "ялган" дип атады, Молдова хөкүмәте махсус шундый мәгълүмат тарата, диде.
"Мондый сүзләр – җавапсызлык. Бу - алдан әзерләнгән бер белдерү. Коммунистларның Романияне гаепләүнең дәвамы булыр дип уйламыйм. Алар Романиянең Европа Берлеге һәм НАТО әгъзасе булуын оныта. Кайбер гамәлләрнең провокаторлар тарафыннан башкарылуы күренеп тора иде," диде Либерал-Демократик партия башлыгы Влад Филат.
Европа Берлеге, АКШ һәм Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы тарафларны көч куллануны туктатырга чакырды.