Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мубай: “Моң бәясен төшерделәр”


Мубай
Мубай

Мубай татар җыр классикасы әсәрләрен яңадан сәхнәгә кайтара. Совет чоры татар җырларын ишетмәгән 20-27 яшьлек татар һәм рус телле яшьләр өчен алар яңа әсәрләр булып яңгыраячак. Мубай тамашада Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов җырларын яңача башкарачак.

4 апрель көнне кичке сәгать җидедә Казанның “Маяковский. Сары бишмәт” клубында Мубай үзенең музыкант егетләре белән яңа программасын тәкъдим итә. Ике ел элек нәкъ шул клубта Аксубай егете Мубай беренче тулы программасы белән чыгыш ясаган иде.

- Мубай, яңа программаң башкаларыннан кайсы ягы белән аерылып торачак?


- Бу концертка без яңарып барабыз. Элегрәк без бер үк программаны уйнап йөри идек. Инде менә бераз үзгәрергә булдык. Концертның беренче өлешендә совет чоры профессиональ композиторлары Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов һәм иҗатлары онытылырга тиеш булмаган башка бик күпләрнең җырларын башкарачакмын.

Ул җырлар миңа бик якын. Без шул көйләрне тыңлап үстек. Минем фикеремчә, бу җырлар онытылырга тиеш түгел. Сәхнәгә шул җырларны яңартып алып чыгабыз. Әлбәттә, элекке програмнан да җырлар булачак.

Классик татар җырларын электән үк җырлый идем. Тик әлегә кадәр тамашачыга чыгарырга туры килмәде. Аннан бу җырлар – танылган композиторның әсәрләре, халык аларны белә, ярата. Аларны репертуарга алу минем өчен зур җаваплылык.

- Сезне авыл кешеләренә караганда, шәһәр яшьләре күбрәк ярата. Хәтта авыллар җырларыгызны кабул итеп тә бетерми.

- Без татар җырын шәһәр яшьләренә аңлаешлы форматка күчерә алдык. Концертлар вакытында рус телле татар яшьләре: “Татар җырын сез башкарган ысулда гына тыңлый алам. Татар теленә мәхәббәтем уянды”, дип әйтәләр, хатлар язалар. Минемчә, бу бик куанычлы хәл.

- Ничек кенә булмасын хәзер авыллар бетеп бара. Тиздән халыкның күпчелеге шәһәрдә яшәячәк. Димәк, татар шәһәр субкультурасын үстерүне көчәйтергә кирәк дип санамыйсыңмы?

- Музыкада ниндидер көчәнеш булырга тиеш түгел. Бу хәрәкәт үз көенә генә барса әйбәтрәктер. Бер җырчы, аннан икенчесе үсеп чыгар. Әмма татар музыкасын төрткәләргә кирәкми. Барысы да әкрен генә җайланачак. Һәр эпоханың үз музыкасы була.

- Шулай да киләчәктә кабатланмас татар моңы сакланырмы?

- Ул һишчиксез сакланачак. Моң – ул татарның терәге. Шуңа ул югалмас. Әмма ул сүзнең бәясен төшерделәр. Чөнки хәзер һәр җырчы турында “чиксез моңлы” дип язалар. Ә бит ул берәмлекләп санарлык кешедә генә була.

Мубай турында

Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) – сәхнәдә 2005 елдан бирле. “Татар җыры”, “Җиде йолдыз” фестивальләрендә катнашты. 2008 елда 4 кешелек коллектив туплап, Казан клубларында чыгыш ясый башлады. 2009 елда Mubai & Aksubai Fusion Band “Тынычлыкның яратылышы” халыкара фестивалендә җырлап, киң тамашачыга танылды. Шул ук елны Мубай “Крутушка”, “Traskkulla rock” (Финляндиядә узган җанлы татар музыкасы фестивале), “Антипод” һәм башка фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясады. Кыш айларында Safety magic, Инна Желанная кебек Русиядә танылган этно-музыка башкаручылар белән бер сәхнәдә җырлап, аларның югары бәясен ишетте.
XS
SM
MD
LG