Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Набуккога кушылырмы?


Набукко Төркиянең абруен арттырачак дигән фаразлар бар. Бу стратегик өстенлек аның Русия белән энергия хезмәттәшлеген арттырырмы?

Eвропа Берлеге яклап килгән Набукко проектының ахыр чиктә имзалануы Төркия өчен мөһим адым булды. Бу аның энергия трансферында мөһим күпер роле башкара алачагын күрсәтте. Аның бу стратегик әһәмияте алга таба Мәскәү белән дә энергия өлкәсендә башка проектлар башлау мөмкинчелеген бирә.

Төркия Энергия министры Танәр Елдыз моңа басым ясап: "Набукко көньяк агымы яисә башка проектлар телгә алынганда Төркия гел игътибар үзәгендә булачак", дип әйтте. Ул бу сүзләрен әйткәндә җир асты байлыкларына бай Сүриянең Энергия министры белән бергә иде. Хезмәттәше сүзләренә өстәп Сүфьян Әл-Аллао: "Һәр ил моңа төрле яктан карарга мөмкин, ләкин безнең өчен монда Төркиянең мәнфәгате беренче чиратта тора", диде.

Русия өчен әле форсат бар


Дүшәмбе көнне Набукконы үз эченә алган илләр Австрия, Болгарстан, Маҗарстан һәм Романия белән килешүгә кул куйган Төркия хөкүмәте Русия белән дә энергия өлкәсендә уртак проектлар башлау турында сөйләшергә җыена. Русия премьеры Владимир Путин 6 августта Төркиягә килер дип көтелә. Проект бер яктан Русиянең энергия өлкәсендәге монополиясен киметүне максат куйса да, Төркия рәсмиләре Русиянең Набуккога кушылу мөмкинлеген таный.

"Русия бу проектка озын мөддәткә кушылса, моңа аптырамаска кирәк", дип әйтте Төркиянең энергия министры.

Кайберләр Набукко Төркиянең Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрен һәм алар алдындагы тәэсирен арттыруда зур өлеш кертәчәк дигән карашта тора.

Бу хакта илнең "Миллия"т газетында язучы Сами Көһән: "Бу проект Төркиянең Европа белән Азия арасында мөһим күпер булуын күрсәтте. Европа хәзер, Каспий һәм якын көнчыгыштан киләчәк энергия өчен иң имин юлның Төркия булуын төшенә", диде ул.

Мәскәүнең Набуккога реакциясе

Набукко килешүенең имзалануы, Русия матбугатында аның көньяк агымына өстен килүе буларак аңлатылды.

Русия газына альтернатив буларак каралган Набукко проекты турында бәхәсләр дәвам итә.

"Интерфакс" агентлыгына ясаган белдерүендә, Русия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле килешүне тыныч кабул итүен әйтте.

"Русия килешүгә тыныч карый, газ үткәргеч юллары гео-политик кайгыларга нигезләнмәскә тиеш дип уйлыбыз", ди ул.

Проектны гамәлгә ашыруның бөтенләй сәясәткә әйләндерелүен алга сөргән вәкил: "Бернинди төпле чыганагы булмаса да, ул Русиягә бәйлелекне киметү буларак телгә алынды. Ләкин Русиянең "көньяк агымы" проекты Набукко белән чагыштырганда күпкә уңайлы һәм сәяси нигезе көчле", диде.

Энергия белгече Гөкнәл: "Төркия Көньяк агымы проектына керми. Ләкин зәңгәр агымга игътибар арттыру кирәк", дигән карашта тора. "Төркия энергияне көнбатышка Набуккосыз да җиткерә ала. Иран, Гыйрак һәм Азәрбайҗан белән икеле мөнәсәбәтләрен кулланып Төркия энергия дипломациясендә тәэсирен тагын да арттыра ала", ди ул.
XS
SM
MD
LG