Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Надеждин: "Путин үзәкләштерү белән арттырып җибәрде"


Борис Надеждин
Борис Надеждин

Надеждин Татарстанда җыелган салымның күп өлеше төбәктә калырга, аз өлеше генә Мәскәүгә китәргә тиеш, ди.

Русия президентлыгына намзәт Борис Надеждин сез президент булсагыз һәм илдәге бер яки берничә милли республика аерылып чыгарга теләсә, нәрсә эшләр идегез дигән сорауга җавап биреп, "Минем бурыч – Русиядән беркем дә аерылып чыгарга теләмәслек итү", дип белдергән. Аның белән әңгәмә "Idel.Реалии"да чыкты.

Надеждин Татарстанда җыелган салымның күп өлеше төбәктә калырга, аз өлеше генә Мәскәүгә китәргә тиеш, ди. Путин үзәкләштерү белән арттырып җибәрде дип саный ул.

— Мин 90нчы елларда Русия хөкүмәте идарәсендә эшләгән чакта Татарстан федераль үзәккә бөтенләй салым түләми иде. Хәзер федераль үзәк бөтенесен тартып ала. Берәр уртак карар кирәк, ягъни Татарстанның салым түләүчеләре түли торган салымнарның күп өлеше төбәктә калырга, аз өлеше генә Мәскәүгә китәргә тиеш, — дигән ул.

Басма Надеждиннан Путин фәрманы нигезендә мәктәпләрдә милли телләрне мәҗбүри укытуны тыюлары белән бәйле фикерен сораган. Ул моны ата-аналар үзләре хәл итәргә тиеш дигән фикердә.

— Бу — ирекле сайлау. Бу — ата-аналарның гына карары булырга тиеш, башка беркемнеке дә түгел, — дигән ул.

Надеждин Татарстан Конституциясен үзгәртүне – Татарстан Дәүләт шурасы, төбәк җитәкчесен кем дип атауны республика үзе хәл итәргә тиешле мәсьәлә иде дип белдергән.

  • Күптән түгел Надеждин Казанга килгән иде. Аннан татар теленең язмышы турында да сорадылар. Аның сүзләренә караганда, мең ел яшәгән татар теле алга таба да шуның кадәр яшәячәк, чөнки татарлар зур халык. Ул татарларның аерым европа халыкларыннан — словак, черногор милләтеннән дә зуррак булуын искәртте. Шул ук вакытта Татарстанда милли активистларның эзәрлекләнүен дә ассызыклады. Надеждин төбәкләргә күбрәк хокук бирелсә, мондый проблем булмас иде дип саный. Аныңча, мәктәпләрдә күпме татар теле укытылуын Татарстан парламенты хәл итәргә тиеш".
  • Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара, ачыктан-ачык сугышка каршы карашта тора һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый. Президент булып сайланган очракта Надеждин сугышны туктатырга һәм мобилизациягә эләгүчеләрне кире өйләренә кайтарырга вәгъда итә.
  • Хәзерге вакытта аңа 60 яшь, сәясәттәге юлын ул 1990нчы елларда башлый. 2000нче елларда "Уң көчләр берлеге" ("Союз правых сил") фиркасеннән Русия думасы депутаты була.
  • Элегрәк Русиянең оппозиционер сәясәтчеләре: Максим Кац, Михаил Ходорковский һәм Алексей Навальный тарафдарлары Надеждинның сайлауга баруын хупларга чакырды. Шуннан соң Русия һәм чит ил шәһәрләрендә Надеждин өчен имзалар җыю нокталарында чиратлар җыелды.
  • Чит илләрдә яшәүче Русия ватандашлары да Борис Надеждинны хуплап имзалар җыйды. Әйтик Төркиянең Истанбул, Анталья, Алания, Измир, Мерсин, Фәтхия шәһәрләрендә имза җыю нокталары оештырылган иде.
  • 5 февральдә билгеле булганча, Үзәк сайлау комиссиясе намзәт Борис Надеждинның сайлауда катнашу өчен җыйган имзаларның 15 процентын гамәлгә яраксыз дип тапкан. Теркәлү өчен 5 проценттан да артмавы кирәк. Надеждин имзалар өчен көрәшәчәген әйтте. Ул Үзәк сайлау комиссиясендә үзен теркәмәсәләр бу карарны Югары мәхкәмәгә шикаять итәсен белдерде. Якында Надеждинның президентка намзәт итеп теркәлә алу-алмавы билгеле булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG