Казаннан сугышка каршы посты өчен өч елга колониягә хөкем ителгән эшмәкәр һәм блогер Парвина Әбүзәрова иреккә чыкты. "Idel.Реалии" ачыклавынча, азат ителер алдыннан мәхкәмә кызга карата өч еллык административ күзәтү билгеләгән һәм аны атна саен полиция бүлегенә килеп билгеләнергә мәҗбүр иткән.
Блогер, мөселман хатын-кызлары өчен кием дизайнеры һәм сәяси тоткын Парвина Әбүзәрова (тулы исеме — Парвинахан) иреккә чыккан. Бу хакта активистларның берсенә колониядән хәбәр иткәннәр. Әбүзәрова исеменә юлланган хатка җавап итеп оешма идарәсе "адресат азат ителде" дип белдергән.
33 яшьлек блогер җәзасын Мәскәү өлкәсе Можайски шәһәре янындагы 5нче төзәтү колониясендә үтәгән. Бу гадәти колония түгел. Ул 75 елдан артык элек хәрби әсирләр лагере нигезендә оештырылган. 1953 ел урталарына кадәр анда бары тик балалы аналар гына тотылган. Соңгы елларда колониядә бер мең тирәсе урын каралган. Колония каршында 85 урынлык балалар йорты да бар.
Парвина Әбүзәрованың ике кечкенә баласы бар, әмма "Idel.Реалии" мәгълүматларына караганда, кыз кулга алынганчы ук алар элекке ире белән яшәгән.
Колониядә блогерга берничә тапкыр шелтә белдергәннәр һәм штраф изоляторына да җибәргәннәр, дип ачыклаган "Idel.Реалии". Азат ителер алдыннан соңгы айларда Әбүзәрова кырыс шартларда тотылган — ИК-5 идарәсе аны "явыз тәртип бозучы" дип таныган.
Моңа кадәр Әбүзәрованың иреккә чыгуы турында ачык рәвештә хәбәр ителмәгән иде. "Idel.Реалии" моны узган елның 21 ноябрендә кабул ителгән Можайски шәһәр мәхкәмәсе карарын табып ачыклаган. Документтан күренгәнчә, 2025 елның октябрендә үк колония идарәсе Әбүзәровага административ күзәтү билгеләүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.
Басылган карарда әйтелгәнчә, колония идарәсе мондый гаризаны хөкем ителгән кешенең җәза мөддәте тәмамланырга ике ай алдан бирергә тиеш.
Можайски шәһәр мәхкәмәсе Парвина Әбүзәровага карата өч еллык административ күзәтү билгеләгән. Аңа айга дүрт тапкыр полициягә килеп теркәлү мәҗбүр ителгән, күмәк чараларда катнашу тыелган, шулай ук кичке 11дән иртәнге 6га кадәр өйдән чыгу рөхсәт ителми.
Парвина Әбүзәрова Казанда туган. Ул мөслимәләр киемнәре дизайнеры буларак танылды, шулай ук актив блогер булды. Аның 80 меңгә якын язылучысы бар иде, ул ислам, аш-су, бизнес турында язды, үз шигырьләре белән бүлеште. Югары белеме бар, ике бала әнисе.
Берничә ел элек гарәп теле һәм Коръән өйрәнү мәктәбе дә ачкан иде.
Мәхкәмәгә халатта китерделәр
Парвина Әбүзәрованың тыныч тормышы 2023 ел кышында өзелә. 14 февраль иртәсендә аның өенә ФСБ хезмәткәрләре тентү белән килә. Кыз сөйләвенчә, фатирга "күршеләрне суга батыргансыз" дигән сәбәп белән якынча ун оператив хезмәткәр "бәреп кергән".
Әбүзәрова сүзләренчә, алар таныклыкларын күрсәтмәгән һәм аңа каршы җинаять эше кузгатылуы турында язылган ниндидер документны гына "йөзенә төрттергән". "Мин алардан чыгып торуларын бик үтендем, ким дигәндә пижамамны алыштырып, юынып алырга мөмкинлек бирсеннәр дидем. Әмма басым гаять зур булды", — дип язган блогер.
Ул шулай ук адвокатка шалтыратырга мөмкинлек бирмәүләрен һәм телефонын тартып алуларын да әйткән. Тентүдән соң Әбүзәрованы сорау алуга алып киткәннәр. Анда тикшерүче аңа Украина яклы постлары өчен төрмәгә утыртырга мөмкиннәрен әйткән. "Мин аңлавымча, мине террорчылыкта шикләнәләр! Мин кайсы җирем белән террорчыга охшаган, миңа болай карарга?" — диде соңрак Әбүзәрова.
Тентүдән соң кыз куәт оешмалары гамәлләре турында язган постын бетерде, ә соңрак Русияне "бөек империя" дип атаган яңа язма чыгарды.
Әбүзәрова шулай ук яшәү урынын алыштырган. Шуннан соң аны федераль эзләүгә игълан иткәннәр, ә 2023 елның март ахырында кабат тоткарлаганнар һәм, халат белән өй чүәкләре кигән килеш кенә, башта сорау алуга, аннары Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә алып килгәннәр. ФСБ белдерүенчә, моңа кадәр Әбүзәровага "тикшерүче чакырулары буенча килү бурычы йөкләнгән булган, әмма ул килмәгән һәм теркәлгән адресында да булмаган".
Сак астына алу чарасын сайлау мәхкәмәсендә прокурор беренче тапкыр кызны нидә гаепләүләрен ачыктан-ачык әйтте. Тикшерү мәгълүматынча, Әбүзәрова интернетта "Русия иминлегенә каршы юнәлдерелгән гамәлләргә" чакырган — аерым алганда, Украинага каршы сугышны гаепләгән һәм кулланучыларны канунсыз гамәлләргә өндәгән пост бастырган. ФСБ үзенең матбугат-релизында сүз "Русия хәрбиләрен дезертирлыкка ачык чакырулар" турында баруын ачыклаган.
Парвина Әбүзәрова гаебен танымаган. Киресенчә, ул үз фатирында тентү үткәргән оператив хезмәткәрләрне җинаять җаваплылыгына тарту һәм ФСБдан рухи, физик һәм матди зыян өчен 15 миллион сум күләмендә компенсация түләтү турында шикаятен укыган.
Мәхкәмә кызны өй сагына җибәрде.
Өч ел колония
Берничә айдан соң — 2023 елның июлендә — Русия Җинаять кодексының 280.4 маддәсе 2 нче өлеше ("Дәүләт иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлеккә ачык чакырулар") нигезендә җинаять эше Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсенә тапшырылды.
Августта мәхкәмә эше башланды. Берничә утырыш узды һәм 11 сентябрьдә аңа гомуми тәртипле колониядә өч ел иректән мәхрүм итү карары чыкты. Парвина Әбүзәрова гаебен танымады.
Шул ук вакытта Украинага каршы сугыш башланганнан соң Русия Җинаять кодексына кертелгән 280.4 маддәсе йомшаграк җәза — бер миллион сумга кадәр штраф та күздә тота.
Парвина Әбүзәрова һәм аның яклаучылары хөкем карарын шикаять итәргә тырышты. Апелляция шикаятендә адвокат блогерның "Русия иминлеген какшату максаты булмавын" белдерде. Яклаучы моны Әбүзәрованың "элек хөкем ителмәгән, бернинди исәптә тормый, эше бар, кечкенә балалары бар һәм ислам динен тотучы актив мөселман хатын-кызы" булуы белән аңлатты.
"Әбүзәрованың барлык гамәлләре бары тик тынычлыкка ирешүгә юнәлтелгән иде", дип язды адвокат апелляция шикаятендә һәм аклау карары чыгаруны сорады.
Шул ук вакытта дәүләт гаепләүчесе дә апелляция тәкъдиме кертте. Ул Парвина Әбүзәровага өстәмә җәза итеп дүрт ел дәвамында сайтлар белән бәйле эшчәнлекне тыюны сорады.
Татарстан Югары мәхкәмәсе прокуратура позициясе белән өлешчә килеште һәм Әбүзәровага иреккә чыккач бер ел дәвамында сайтларны админ итүне тыйды.
Татарстан Югары мәхкәмәсенең апелляция карары басылып чыккач кына Әбүзәровага төгәл нинди гаеп белдерелгәне билгеле булды. Ачыклана ки, 2022 елның 13 ноябрендә кыз Instagram битендә түбәндәге постны урнаштырган:
"Украинадагы сугыш — шайтанның пычрак, җирәнгеч планы, һәм бу сугыштан бернинди яхшылык та булырга мөмкин түгел. Ат-чечен-гарәп бизнесыннан тыш. Әгәр сез бу хәбәрне укыгансыз икән, зинһар, ирләрегезне һәм улларыгызны бу сугышка җибәрмәгез! Имзалаган бар нәрсәне яхшылап өйрәнегез!"
Дәүләт гаепләве Әбүзәрованың гаебен шаһитлар ярдәмендә дәлилләргә тырышты. Аларның берсе бу постны укыгач блогерның "Украинада алып барылган хәрби гамәлләргә тискәре каравын һәм социаль челтәр кулланучыларын сугыш зонасына бармаска чакыруын" аңлавын әйтте.
Тагын ике шаһит "бу язмадан соң Әбүзәрованың постларын караудан туктауларын", чөнки "махсус хәрби операция турында карашлары туры килмәвен" белдерде.
Үз чиратында, лингвист-эксперт Парвина Әбүзәрова постында "хәрби хезмәттән качу максатыннан армиягә килмәскә чакырулар бар" дигән нәтиҗәгә килгән.
"Бу язма дезертирлык, хәрби хезмәттән качу яки Русия һәм аның ватандашлары мәнфәгатьләрен яклау, халыкара тынычлык һәм иминлекне саклау өчен хәрби хезмәткә килмәү кебек гамәлләргә этәрергә мөмкин", дип белдерде эксперт.
Парвина Әбүзәрованың хәзер кайда яшәве билгесез. Азат ителгәннән соң аның Instagram аккаунтында әлегә бер генә дә яңа пост чыкмады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!