Американың Нью-Йорк шәһәрендә Бруклинның 106 Powers урамында урнашкан агач мәчетне татарлар төзегән. ХIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башында Америкага килеп урнашкан Липка татарлары (Литва, Беларус, Польша яклары) үзара акча җыеп, чиркәү буларак хезмәт иткән агач бинаны сатып ала. Нью Йоркта Татар җәмгыяте 1907 елда ук рәсми рәвештә теркәлә, ул American Mohammedan Society дип атала. Бу - бер версия, әмма башка фараз да бар. Мәсәлән, кайбер чыганакларда 1867 елда ук имам Ибраһим Раецкий мәхәллә әгъзаларына мөһер сугылган документлар өләшкән. Димәк, мәчет бу бинада урнашмаган булса да, мәчет эшләре шул елларда ук башланган булып чыга. Бу мәсьәләне тарихчылар тарафыннан өйрәнү, ачыклау кирәк.
Беренче дөнья сугышыннан соң да татарлар Америкага күчеп китү ягын карый. Шул буын мөһаҗирләре арасында Беларус-Литва-Польша берләшкән мөфтияте вәкилләре дә була. 1917 ел инкыйлабыннан соң килеп төпләнүче шул ук Липка татарлары мәхәллә санын арттыра. 1930нчы елларда бу мәчеттә Якуб хәзрәт Шинкевич имам эшләрен алып бара, мәхәллә тормышы тагын да активлаша. 1970нче елларда исә Нью-Йоркка Кытай, Япониядә туып-үскән мөһаҗирләр дә килеп төпләнә. Алар ярдәмендә дә татар мәхәлләсе җанлана.
Әмма бүген монда тынлык. Татарлар гөрләп яшәгәнен дәлилләгән шушы бердәнбер мәчет торып калган. Тирә-ягында кайчандыр татарлар яшәсә, хәзер алар юк. Мәчетне кем карап тора, анда гыйбадәтләр узамы, азан әйтеләме, кем имамлык итә, нинди тормыш белән яши мәчет? Шушы сорауларны ачыклар өчен фоторепортаж әзерләдек.
Нью-Йоркта манаралы татар мәчете. Хәзер ул ни хәлдә?
!["Һәр әйбер, шамаил булсынмы ул, китапмы, байракмы, фотолар булсынмы, чынаяк яки кашыкмы - һәммәсе дә татар тарихы. Аларны исәпкә алып, теркәп кую да кирәк. Кемнеке алар, кайдан килгән, кем һәм ничек кулланган - менә бу тарихны да тәртипкә саласы бар", дип аңлата ул.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-2576-08dc11e56f36_w1024_q10_s.jpeg)
21
"Һәр әйбер, шамаил булсынмы ул, китапмы, байракмы, фотолар булсынмы, чынаяк яки кашыкмы - һәммәсе дә татар тарихы. Аларны исәпкә алып, теркәп кую да кирәк. Кемнеке алар, кайдан килгән, кем һәм ничек кулланган - менә бу тарихны да тәртипкә саласы бар", дип аңлата ул.
![Мәчетне асрар өчен, коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләүләр дә бар. Бу эш ничек башкарыла, күпме акча китә - Алиссия әйтергә теләмәде.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-c860-08dc11e1e8e4_w1024_q10_s.jpg)
22
Мәчетне асрар өчен, коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләүләр дә бар. Бу эш ничек башкарыла, күпме акча китә - Алиссия әйтергә теләмәде.
![Мәчеттә имам юк. Әлегә бирегә чыгышы белән Пакстаннан булган Аднан Рокадия исемле студент килеп йөри. Ул татарлар турында шушы мәчеткә йөри башлагач кына белгән. Ул да биредәге китаплар барысы да өйрәнелергә тиеш, ди. Татарларның Америкага килү белән мәхәллә белән җыелышып, Нью-Йоркта зур манаралы мәчет төзүе - үрнәкле мисал, ди ул. ](https://gdb.rferl.org/01000000-c0a8-0242-2b9b-08dc11e1b1ce_w1024_q10_s.jpg)
23
Мәчеттә имам юк. Әлегә бирегә чыгышы белән Пакстаннан булган Аднан Рокадия исемле студент килеп йөри. Ул татарлар турында шушы мәчеткә йөри башлагач кына белгән. Ул да биредәге китаплар барысы да өйрәнелергә тиеш, ди. Татарларның Америкага килү белән мәхәллә белән җыелышып, Нью-Йоркта зур манаралы мәчет төзүе - үрнәкле мисал, ди ул.
![Нью Йорктагы татар мәчете урнашкан җирдә элекке елларда татарлар күпләп яшәгән. Татар мәхәлләсе Нью-Йоркта кытайларның China Town яки итальяннарның Little Italy кебек зур мәхәллләре кебек үсеп китмәгән. Хәзер татарлар төрле җирдә яши, әмма элекке мөһаҗирләр Нью-Йоркта татар тарихының ачык мисалы итеп шушы мәчетне саный. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-f0b2-08dc11e56f2c_w1024_q10_s.jpeg)
24
Нью Йорктагы татар мәчете урнашкан җирдә элекке елларда татарлар күпләп яшәгән. Татар мәхәлләсе Нью-Йоркта кытайларның China Town яки итальяннарның Little Italy кебек зур мәхәллләре кебек үсеп китмәгән. Хәзер татарлар төрле җирдә яши, әмма элекке мөһаҗирләр Нью-Йоркта татар тарихының ачык мисалы итеп шушы мәчетне саный.
![Нью-Йорктагы татар мәчетендә, сирәк булса да, Татарстан ядкәрләрен дә очратып була. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-2196-08dc11df43c8_w1024_q10_s.jpg)
25
Нью-Йорктагы татар мәчетендә, сирәк булса да, Татарстан ядкәрләрен дә очратып була.
![Алиссия Раткевичның Татарстанда булганы юк, әмма андагы татарлар турында азмы-күпме ишетеп белә. Бик күререгә телим, ди ул. Мәчетнең Липка татарлары белән элемтәләре ныклы. Аларның бирегә килгәне бар. Алиссия-Әминә дә ерак туганнары янына барып кайттым, дип сөйләде.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-a8a0-08dc11e63a1c_w1024_q10_s.jpeg)
26
Алиссия Раткевичның Татарстанда булганы юк, әмма андагы татарлар турында азмы-күпме ишетеп белә. Бик күререгә телим, ди ул. Мәчетнең Липка татарлары белән элемтәләре ныклы. Аларның бирегә килгәне бар. Алиссия-Әминә дә ерак туганнары янына барып кайттым, дип сөйләде.