Интернетта таралган видеокадрлар ил халкын шулкадәр аякка бастыра ки, хәтта хөкүмәт тә отставкага китәргә мәҗбүр була
2021 елның 21 гыйнварында — коронавирус пандемиясенең иң котырган чорында — Төньяк Евразия киңлекләрендә моңарчы күз алдына да китерергә мөмкин булмаган хәл була. Монголиянең премьер-министры Ухнаагийн Хурэлсух вазифасыннан китәргә мәҗбүр була — бала тудыру йортында бер гади хатын-кыз белән булган кечкенә генә бер җәнҗал аркасында. Халык медицина хезмәткәрләре тарафыннан шул хатынга күрсәтелгән "кыргый мөгамәлә" аркасында зур протестларга чыга (һәрхәлдә халык арасында табиблар мөнәсәбәте нәкъ менә "кыргый" булган дигән фикер таралган була).
Әлеге бичара хатын-кызны — кечкенә сабые белән бергә — коронавирус йоктырган пациентлар стационарына бернинди өске кием, аяк киеме һәм саклану чаралары бирмичә күчереп куялар. Интернетта таралган видеокадрлар ил халкын шулкадәр тетрәндерә ки, хәтта хөкүмәт тә эшеннән китәргә мәҗбүр була.
Билгеле булганча, 1990 елда Монголиядә дә демократик революция була — ул тыныч кына уза, шуңа да аны "бәрхет" революциясе дип тә атыйлар. 1990 елдан бирле бу ил шушы демократик юнәлештән әллә ни тайпылмыйча атлап килә дисәң дә була.
Бу юлда проблемнар да юк түгел, әлбәттә. Мәсәлән, узган елны Монголия Русия президенты Владимир Путинны иң югары дәрәҗәдә кунак итте — ә Халыкара җинаять мәхкәмәсе карары нигезендә ул кулга алынырга тиешле зат иде. Монголия шулай итеп, Путин килгән очракта аны һичшиксез кулга алырга дигән күрсәтмәне үтәүдән баш тартты. Монголия хакимиятләре моны болай аңлатты: Монголия нефть продуктларының 95%ын һәм электр энергиясенең 20%ын күршеләреннән - Русия һәм Кытайдан импортлый, аның башка күршесе юк та. "Кулларыбыз богауда", ди халыкара килешүләрне үтәргә күнеккән Монголия. Икенче яктан, хәзер инде хәтта Европадагы кайбер илләр дә ачыктан-ачык без Халыкара җинаять мәхкәмәсе чыгарган вердиктларны үтәргә җыенмыйбыз дип белдерә...
Заманында премьер эшеннән киткән Хурэлсух сәясәттә кала алды, хәзер ул президент. Монголия исә — көчле парламенты һәм конкурентлы сәясәт булган республика.
2021 елның вакыйгаларына Русиядә гаҗәпләнеп карыйлар: ничек инде Монголия кебек илдә дә андый зур протестлар булырга мөмкин?
Ә элекке президент, коммунистлар режимын бәреп төшерергә тырышкан лидерларның берсе Цахиагийн Элбегдорж ачыктан-ачык Украина байраклары белән чыгыш ясый. Күптән түгел генә Улан-Батырны күпсанлы зур митинглар тетрәтеп торды: шәһәр халкы бетми торган төтенгә һәм зур салымнарга зарлана — ә бу чып-чын сәяси кризиска да әйләнергә мөмкин.
Шуңа күрә дә 2021 елның вакыйгаларына Русиядә гаҗәпләнеп карыйлар: ничек инде Монголия кебек илдә дә андый зур протестлар булырга мөмкин икән? Монголия үзе исә моңа күнеккән: анда бу — җәмгыять һәм дәүләтчелек үсешенең табигый дәвамы.
Пациентка начар мөгамәлә күрсәтү аркасында гына да ниндидер зур җитәкченең эштән китүе, шушы хәлнең җәмгыятьтә зур резонанс уятуы демократик Монголиядә табигый — ә менә Русиядә мондый хәлләрне күз алдына китереп тә булмый! Күп кенә параметрлары белән Русиягә бик якын торган күрше илдәге хәлләргә хәтта оппозиционерлар да игътибар итмәде диярлек. Либераллар да, милли "демократлар" да Русиянең барлык бәлаләрен һәм артта калуын аның Европадан ераклашуына һәм әлеге дә баягы татар-монгол изүенә сылтап калдырырга ярата (ә бу, сүз уңаеннан, Сталин уйлап чыгарган конструкт). Үзләрен дөрес дип санаган бу активистлар Чыңгызхан ватанында булып яткан хәзерге хәлләргә дә, тарих фәненең бу мәсьәләдә инде күптәннән алга китеп барганына да игътибар итми. Монголия турында сүз чыкканда, Русиядә гадәттә кимсетү ноталары белән шаяртырга гына яраталар — ә менә анализ ясаучылар күренми.
Бөек Далада тотрыклы демократия дә була ала, Төньяк Евразия киңлекләрендә заманча милли дәүләт тә төзергә бик тә мөмкин
2021 елның гыйнварында Улан-Батырда булган хәлләр — Мәскәү һәм элекке совет республикалары өчен генә түгел, СССР сателлитлары да кергән бөтен посткоммунистик дөнья өчен дә актуаль. Бу вакыйгалар шуны күрсәтте: демократия Бөек Далада да була ала, һәм ул анда очраклы күренеш кенә түгел, тотрыклы да. Төньяк Евразия киңлекләрендә дә заманча, кануный милли дәүләт төзергә бик мөмкин. Путинга ияреп "Без үзгә бер дөнья, башкалардан, бигрәк тә Көнбатыш демократиясеннән аерылып торабыз" дигән ләчтит сатулар — дөреслеккә туры килми.
Чыңгызхан мирасы, Алтын Урда тәҗрибәсе әнә шундый демократик эффект та бирә ала.
Ринат Мөхәммәтов, бәйсез журналист
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум