Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николич: «Мин – салмак милләтче, хезмәтче түгел»


Радикал партиянең элекке җитәкчесе Томислав Николич яңа Прогрессив партия төзи. Радиобызга биргән әңгәмәдә Бөек Сербия хыялыннан баш тартмавын белдерде.

Сербиянең үтә милләтчесе саналган Томислав Николич Радикал партиянең элекке җитәкчесе һәм бу партиягә нигез салган, хәзер Һааг мәхкәмәсе тарафыннан сугыш җинаятләрендә гаепләнгән Войцлав Шешелнең якын тарафдары иде.

Оппозициядәге радикаллар (парламенттагы иң зур партия) узган айда Европа Берлеге белән хезмәттәшлек турында мөһим килешүгә каршы тавыш биргәннән соң, Николич партиядән чыгуын белдерде. Бу адымнан соң аны заманча, уңчы сәясәтче, реформачы, прагматик, дип атый башладылар.

Сез мондый бәяләмә белән килешәсезме, дигән сорауга ул, - моңа кадәр минем бер якны гына беләләр иде, Радикал партиядә белдергән карашларымны, ләкин демократиягә авышу миндә гел бар иде һәм киләчәктә тагы да артыр, диде.

Ә менә Сербиянең киләчәге өчен кайгыруым үзгәрми, диде Николич. Аның сүзләренчә, хәзер Сербия мөстәкыйльлегенә төрле яктан куркыныч яный, икътисади, социаль яткан. Хәзер, сугыш вакытында шикелле, серб халкы өчен түгел, ә Сербиянең бар ватандашлары, Сербия дәүләте өчен кайгырырга кирәк, диде ул һәм үзен "салмак милләтче" дип атарга кушты.

Ике серб дәүләте – акылсызлык

Хәзер Николич Сербиянең яңа Прогрессив партиясен төзү белән мәшгуль. Бу партиянең програмында Сербия белән Република Српсканы киләчәктә бердәм дәүләт итү каралган. Моны ничек тормышка ашырып була, дигән сорауга ул болай дәвам итте.

Минем Радикал партиядә әйткәннәрем барысы да көчендә кала, ди Николич. Република Српска ул башка бер дәүләт, Босния һәм Һерцеговина эчендәге берәмлек. Бу сыйфатта ул яшәп кала алмый. Милләтләрне килештереп була, берәмлекләрне – юк. Република Српска азчылык булып башка яши алмаячак.

Күз алдына китерегез, дип дәвам итә Николич. Берьяктан Косовога бәйсезлек бирәләр, икенче яктан, Дэйтон килешүе нигезендә дәүләт булган Република Српскага дәүләтчелек атрибутларыннан баш тартып, 1992 елга кадәр аның өлеше булган бер дәүләткә кабат кушылырга кушалар.

Иманым камил, ди Николич, Република Српска ватандашлары берәр кайчан үзбилгеләнү хокукына ия булачак. Моны референдум аша эшләп була, үзбилгеләнү хокукы БМО низамнамәсендә каралган. Мин Република Српсканы киләчәктә Сербия белән тыгыз бәйләнештә генә түгел, ә берлек итеп күрәм. Ике серб дәүләте янәшә – акылсызлык.

Ул берлек нинди булыр - федерацияме, конфедерацияме, унитар дәүләтме, серб халкының мәнфәгатьләрен кәнәгатьләндергән башка төрле дәүләтме – әлегә сорау булып кала.

Бөек Сербия – минем хыялым

Бу карашлар Сезнең Радикал партия идеологиясеннән баш тармавыгызны күрсәтә, Сез әле дә алар белән бәйлеме, дигән сорауга Николич болай дәвам итте.

Радикал партия програмының ул өлеше 1990 елда язылган, ул чакта бу мөмкин иде, серб армияләре (Крайина, Република Српска һәм элекке Югославия армияләре) ул чикләрне контроль итә иде.

Хәзер без БМОдан бары тик Косовоны Сербиянең бер өлеше итеп танырга сорый алабыз, ди Николич. Хорватия, Крайина республикасын үз эченә алган хәлдә, БМО әгъзасы булып тора. Без әлбәттә моның бәрәбәренә Косовоны таләп итә алмыйбыз. Ләкин шуны әйтәсем килә һәм бу програмда да язылган: сербларга Хорватиягә кайтып милекләрен алырга рәхсәт ителми торып, безнең Хорватия белән мөнәсәбәтләр беркайчан да яхшы булмаячак.

Мин бу сораудан еллар буе качырга тырыштым, ләкин Хорватиянең бер өлешен сербларга бирү турында сорасагыз, бу минем хыялым дияр идем. Бу хыял тормшка ашсын өчен әле шактый көтергә кирәк, дөньяда көчләр балансы да, халыкларның үзбилгеләнү хокукын аңлау да башкача булырга тиеш. Башта Република Српска мәсьәләсен хәл итергә кирәк.

Һәркем белән сөйләшергә әзер

Сез ике тапкыр президентлык өчен көрәштегез, 2004 һәм 2008 елда. Икесендә дә Көнбатыш Сезне өнәп бетермәде. Хәзер Сезнең белән эшләргә риза, дигән сүзләр йөри. Бу турыда нәрсә әйтә аласыз, дигәнгә Николич болай дәвам итте.

2008 елда җиңелүемнең сәбәбе Көнбатышның монда көчле йогынтысы булды. Әйе, без алар белән эш итергә телибез, ләкин халык, дәүләт буларак, алар безнең җирләрне тартып алганда, алар алдында тезләнә алмыйбыз. Аларның бу кыланышы тукталса, хезмәттәшлек итеп була.

Мин һәркем белән сөйләшергә әзер. Радикал партиядән чыгу бездән Русия дошманы да, Европа Берлегенең хезмәтчесе дә ясамый.

Европа Берлегенә килгәндә, минем карашлар шул ук. Бер генә үзгәреш - хәзер Һаагтан килгән киртәләр юк. (Шешел радикал партия әгъзаларын Европа Берлеге белән килешү мәсьәләсендә Николичка каршы торырга өндәгән иде.)

Шешел сугыш җинаятьчесе түгел

Сез Шешел белән бер-берегезгә каты гаепләвләр яудырасыз, берүк вакытта үзегезне аннан аермыйсыз. Шешел Һаагта Сербия мәнфәгатьләрен яклый дип саныйсызмы, дигән сорауга Николич болай дәвам итте.

Үземне анннан аеру өчен миңа үземне үземнән аерырга кирәк. Ничек итеп 18 ел бергә эшләүне кире кагып булсын? Алай итергә теләмим дә. Гәрчә ул мине оятсыз сатлыкҗан дип атаса да.

Шешел сугыш җинаятьчесе түгел. Һааг мәхкәмәсендә хәттә кешеләрне үтерүдә гаепләнүчеләр дә 2-3 елдан чыгарылды я акланды. Ә Шешел ниндидер ялкынлы чыгышлар ясаган өчен инде 6 ел утыра.

Младич Һаагка бармаска тиеш

Сез хуплаган (һәм Шешел каршы булган) Европа Берлеге белән килешүне имзалау өчен Ратко Младич (Босния сербларының элекке командиры) һәм Горан Һадзичны (Хорватия сербларының элекке җитәкчесе) Һааг мәхкәмәсенә тапшыру шарты итеп куела. Бервакыт Сез Младичны Һаагка бирелмәскә өндәгән идегез, хәзер ни әйтер идегез, дигән сорауга Николич болай дәвам итте.

Шуны ук әйтер идем. Мин Радован Караджичның да (Република Српсканың элекке президенты) Һаагта булуына үкенәм, ул да анда булырга тиеш түгел иде. Бу Република Српсканы җимерү юлы – Караджич һәм Младичны гаепле табып, Република Српсканы геноцид һәм сугыш җинаятьләренә нигезләнгән дәүләт итеп күрсәтү.

Мин алар урынында булсам, Һаагка һич кенә дә бармас идем. Җитәкче кеше үзен иленнән өстен куярга тиеш түгел.

Ялгышсам, дөресләгез, бер тапкыр сез Младич үзенә кул салырга тиеш дип әйтмәгән идегезме, дигән сорауга Николич, – мин беләм, сез миннән моны әйттерергә тырышасыз, диде.

Сез әле генә шуны күз алдында тоттыгызмы, дигән сорауга Николич, - мин әйткәнемне әйттем һәм артыгын әйтергә теләмим. Кабатлап әйтәм, ул беркайчанда Һааг кулына эләгергә тиеш түгел.

Младич кулга алынса, Караджич кулга алынгандагы шикелле каршылык чаралары оештырасызмы, дигән сорауга, - әлбәттә, ихтимал Радикал партия башлап җибрер, әгәр башламаса, без башлаячакбыз, диде Томислав Николич.
XS
SM
MD
LG