Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель тантанасы быел узмаска мөмкин


hонг Конгда Җиаубоны иреккә чыгаруны сорап узган протест чаралары
hонг Конгда Җиаубоны иреккә чыгаруны сорап узган протест чаралары

2010 елның Нобель тынычлык бүләге тапшырылмый калырга мөмкин. Бүләккә лаек күрелгән кытай язучысы Лю Сяобо демократияне яклаган фикерләре өчен төрмәдә утыра.

Быелгы Нобель тынычлык бүләген билгесезлек көтә. Сәбәбе - бүләкне тапшырырга кеше юк.

Бүләккә лаек күрелгән Кытай оппозиция сәясәтчесе Лю Сяобо төрмәдә утыра. Хатыны Лю Ся исә полиция күзәтүе астында өй сагында тора. Кыскасы, үз иясеннән кала, бары тик гаилә әгъзаларына гына бирелүче бүләкне алырга кеше юк.

Кеше хокукларын яклаучы һәм танылган язучы Лю Сяобо узган ай демократияне яклаган фикерләре өчен Нобель тынычлык бүләгенә лаек табылды. Ләкин аның бүләккә ия булачагы игълан ителгәндә, ул Кытай Халык җөмһүрияте төрмәсендә җәза күрә иде.

Сяообо хатыны Ся белән
2009 елда демократияне яклап мәкаләләр язганы өчен Сяобо 11 ел төрмәгә хөкем ителде.

Нобель бүләгенә ия булуы белдерелгән көннән бирле исә аның тормыш иптәше Лю Ся да өй сагына алынды.

12 октябрь көнне Лю өй сагына алынганчыга кадәр телефон аша биргән әңгәмәсендә болай диде:

"Сяобо минем Норвегиягә барып бүләкне алып кайтуымны тели. Әмма бу бик кыен булачак", дип әйтте Лю.

Сяобоның җәзасы тәмамланырга әле 10 ел бар. Шунлыктан 2010 ел Нобель бүләген тапшыру тантанасын гамәлдән чыгару мәсьәләсе күтәрелде.

Норвегия Нобель шурасы башлыгы Яглан бүләкне тапшырырга кеше булмау сәбәпле быелгы тантананы уздырмау мөмкинлеге турында әйтте.

Әйтергә кирәк, 36 илдән дипломат тантанада катнашaчагын белдергән. Әмма Нобель оешмасының карарына каршы чыккан Кытай башка илләрне дә Нобель тынычлык бүләген бойкот итәргә чакыра. Русия, Куба, Казакъстан, Марокко һәм Гыйрак вәкилләре быелгы тантанада катнашмaячагын белдерде.

Ослодагы Русия илчелеге сүзчесе тантана вакытында илченең Норвегиядә булмаячагын әйтте. Ләкин Мәскәүнең бу карарына илдәге кеше хокуклары оешмалары зур реакция белдерә.

Русия хокук яклаучылары, аерым алганда, Мәскәү-Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева: "Русия зур көч булырга тели, ләкин ул үзен тантанага каршы чыккан Төньяк Корея, Иран һәм Гыйрак кебек илләр сафына куя", диде.

Сяобо очрагы тарихта беренче түгел. 1936 елда Нобель тынычлык бүлеге иясе алман журналисты Карл фон Оссиецки да тантанада катнаша алмаган иде. Аңа наци Германиясен ташлап китәргә рөхсәт ителмәгән.

Советлар вакытында исә физика галиме, кеше хокукларын яклаучы Андрей Сахаров 1975 елда бүләкне алырга бара алмаган. Хакимият моңа рөхсәт итмәде. Ләкин аның урынына аның хатыны Ослога барып бу бүләкне алып кайткан.
XS
SM
MD
LG