Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Рамзан Кадыров урынына Апти Алаудинов килергә мөмкин


Апти Алаудинов
Апти Алаудинов

Басма ышандыруынча, Чечня башлыгының тулысынча терелеп бетәренә ышаныч юк.

Мәскәү Кремлендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров урынына кем киләчәгенә карар биргән булулары бар: ул "Ахмат" чечен махсус көчләре җитәкчесе Апти Алаудинов. Бу хакта "Новая газета Европа" тикшеренүендә әйтелә.

16 апрельдә президент Владимир Путин Алаудиновны Русия саклану министрлыгының хәрби-сәяси эшләр баш идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләү турында фәрман имзалады.

Басма тикшеренүчеләре моны "Апти Алаудиновның киләчәктәге искитмәле зур карьерасының" трамплины дип атый.

Газет язуынча, 2023 елның 18 декабрендә Мәскәүдә "Бердәм Русия" җыены үткән, анда делегатлар Путинның бишенче мөддәткә баруын хуплаган. Җыенда Алаудинов та чыгыш ясаган. Редакция фикеренчә, ул "мәдәниятле" һәм "яхшы чечен" булуын күрсәтергә тырышкан.

Мәсәлән, традицион кыйммәтләр һәм дин турында сөйләнгәндә биш тапкыр "Ходай" (Бог) дигән, бер тапкыр гына "Аллаһ" сүзен кулланган, анысы да "Ахмат - көч, Русия - куәт. Аллаһу Әкбәр", дигән җөмләдә генә.

Алаудиновның декабрьдә ясаган бу чыгышы аның карьерада күтәреләчәгенә беренче мөһим билге иде, дип яза басма.

Гыйнварда Алаудиновның президент сайлауда Путинның ышанычлы заты булачагы турында хәбәр ителде.

Мартта Алаудинов "Вагнер"ның өч мең сугышчысын "Ахмат"ка күчерү турындагы сөйләшүләрне уңышлы тәмамлады, ә апрельдә саклану министрлыгы каршында "политрук" итеп куелды.

"Новая газета" ышандыруынча, табиблар Рамзан Кадыровта ашказаны асты бизе некрозы тапкан һәм аның тулысынча терелеп бетәренә өмет юк.

2023 елда Кадыров көчле авырту һәм йокысызлык аркасында транквилизаторны артык күп кулланган һәм дозасы артып киткәнгә аны комага керткән булганнар диелә.

Басма чыганаклары ул чакта табиблар Кадыровның хәлен тотрыклы итә алган, әмма аның баш миен тикшергәннәр һәм "Кадыровның якыннары төшенке хәлгә килгән", диелә.

Чечня башлыгының чирләве турындагы мәгълүматны рәсмиләр кире кага.

"Новая газета. Европа" редакциясендә фаразлауларынча, узган елның сентябреннән Русия президенты хакимиятендә Чечняда хакимият алыша калса дип әзерләнә башлаганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG