Accessibility links

АКШ Азия белән хезмәттәшлекне арттырмакчы


Американ президенты Барак Обама 9 көн дәвам итәчәк Азия сәфәрен Япониядән башлады. Сәфәрдә икътисадтaн кала иминлек мәсьәләсе дә зур урын алыр дип көтелә.

АКШ президенты Обама Азия сәфәрендә глобаль кризистан шактый зыян күргән ил икътисадын җанландыру өчен Азия илләре белән хезмәттәшлек сөйләшүләренә игътибар биреләчәк. Икътисадтан кала сәфәрдә иминлек мәсьәләсе дә зур урын ала.

Американ президентының Токио сәфәре, ике ил арасындагы мөнәсәбәтнең сорау астында калган вакытка туры килә.

Япониянeң яңа сайланган премьеры Юкио Һатояма, АКШтан бәйсез сәясәт алып бару вәгъдәсе белән хакимият башына килгән иде.

Япония белән АКШ мөнәсәбәтләрендә каршылык тудырган мәсьәләләрдән берсе - иминлек. Американың Окинава утравындагы хәрби ныгытмасының язмышы әле дә билгесез.

АКШ хакимияте меңләгән хәрбие булган утраудагы ныгытманың элекке Япония хөкүмәте вәгъдә иткәнчә утрауның башка җиренә күчерелүен көтә.

Ләкин Япония премьеры сайлау чараларында Окинава утравы халкының таләбен искә алып АКШ ныгытмасын утраудан тәмам чыгарырга вәгъдә иткән иде.

Mәгълүм булганча, Тайван һәм Кытайга якынрак булган Япониянең Окинава утравында АКШның 33 мең чамасы хәрбие бар.

Кытай - "уртак" һәм "көндәш"

Шулай ук дөнья икътисадында үз көчен арттырган Кытай белән АКШ арасында ныгый барган мөнәсәбәтләр Японияне зур борчуга сала. Обама Япония сәфәренә бер көн аерса, аның Кытай сәфәре 3 көнгә билгеләнгән.

Обама Вашингтоннан китәр алдыннан "Reuter" хәбәр агентлыгына биргән әңгәмәсендә, Кытайны бер ук вакытта "уртак" һәм "көндәш" буларак атады.

Озак еллардан бирле АКШ-Азия мөнәсәбәтен күзәткән американ сәясәт белгече Клоуд Барфиелд, Кытайның Азия төбәгендә хәрби көчен ныгыту белән төбәктәге тәэсирен көннән-көн арттырырга тырышуына басым ясый.

Белгеч АКШның иминлек мәсьәләсендә, Кытайның бу тәэсиренә каршы чаралар күрүе шарт дигән карашта тора.

"Кытай безгә дошман түгел, ул көннән-көн көчен арттырган бер ил. Кытайның хәрби йогынтысын арттыруы, безгә якташ булган төбәк илләрен борчуга салуы ихтимал. Шул уңайдан АКШның бу мәсьәләдә нинди дә булса чаралар күрүе зарур", ди.

АКШ президенты Обама шулай ук дөньядагы икътисади яктан ике көчле иле арасында икътисади тигезлек булдырылмаган очракта, ике ил арасында бу хакта зур низаглар килеп чыгачагы турында кисәтте.

Кытай һәм икътисад

Кытай башлыгы Һу Җинтау да дөнья башлыкларын икътисади кризис уңаеннан сәүдә һәм инвестицияләр алдындагы чикләүләрне бетерергә чакыра.
Азия-Пасифик икътисади хезмәттәшлек җыены кысаларында илгә килгән эшмәкәр һәм сәясәтчеләр белән очрашкан Кытай башлыгы, ил эчендәге сәүдә таләбен арттыруны вәгъдә итсә дә, ил акчасының язмышы турында ачыклык кертмәде.

Халыкара Валюта фонды IMF башлыгы Доминик Страусс-кан Кытай акча берәмлеге юаньнең кыйммәте түбән булуын әйтеп, бу хакта хакимияттән чаралар күрүне сораган иде.

Кытай акчасы юаньнең кыйммәте аз булуы, АКШ белән сәүдә мөнәсәбәтенә зур йогынты ясый һәм ул сәүдә тигезлеге бозылуына китерә.
XS
SM
MD
LG