Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: "Израил җәелү сәясәтен туктатырга тиеш"


Обама, якын көнчыгышта тынычлык сөйләшүләрен дәвам иттерү өчен Израил Газзә сызыгында җәелү сәясәтен туктатырга тиеш дип кисәтте.

Обама шул ук вакытта фәләстинләргә дә Израилга каршы булган һөҗүмнәрен туктатырга чакыра.

АКШ президенты Обама, якын көнчыгыш тынычлык сөйләшүләрен дәвам иттерү өчен Фәләстин һәм Израилга яңа юл харитасын тәкъдим итте.

Ак йортта Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас белән очрашкан АКШ президенты Обама, якын көнчыгышта иминлек урнаштыру өчен, ике дәүләт идеясының иң яхшы чара булачагын әйтте. Обама бу максатка ирешү өчен башта Израилның Фәләстин җирләрендә җәелү сәясәтен туктатырга тиеш булуын ассызыклады.

АКШ башлыгы: "Якын көнчыгышта тынычлык урнаштыру өчен ике тарафның да җаваплыкны үз өстәнә алуы шарт. Бу хакта мин узган атнада Израил башлыгы Нәтаняһуга да әйттем. Израилның җәелүне туктатуы шарт. Фәләстин дәүләтенең тотрыклык булдыру юлындагы көчен аңларга кирәк. Фәләстингә исә Көнбатыш сызыгында башлаган иминлекне тәэмин итү эшен дәвам иттерү эше кала. Аны дәвам иттерү бик мөһим", диде.


Израилда иминлек урнаштыруның АКШ мәнфәгате өчен мөһим булуын телгә алган Обама, Фәләстин дәүләтенең нигезен әзерләргә кирәк", дип әйтте.

Фәләстин башлыгы Аббас үз чыгышында: "Без Фәләстин дәүләте буларак Обама тәкъдим иткән юл харитасы өчен кирәкле шартларны үтәүдә җаваплыкны үз өстебезгә алырга әзербез", дип белдерде.

Аббас шулай ук, Фәләстин җирләрендә яһүд җәелү сәясәтен туктау белән, Гарәп һәм ислам илләренең дә Израил белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга әзер булуын әйтте.

Якын көнчыгыш тынычлык сөйләшүләре

Ләкин Израил, Вашингтон басымына карамастан, башланган җәелү проекты нигезендә төзелгән җирләрдә кешеләрнең урнашуы дәвам итәчәген, алга таба таләпкә карап яңа җирләрнең төзелүенә дә рөхсәт ителәчәген белдерә.

Израил хөкүмәте сүзчесе Марк Регев: "Тынычлык процессында барлык тарафларның үз җаваплыгы бар һәм тарафлар шартларны үтәргә тиеш. Израил хакимияте буларак без яңа җирләр төземәү турында биргән вәгъдәбезне үтәрбез, ләкин төзелеш барган җирләрнең язмышы турында карар Фәләстин тарафы белән икеле сөйләшүләрдән соң хәл ителер. Хәзергә башланган проектлар дәвам иттереләчәк", дип әйтте.

Ләкин Фәләстин ягы төзелеш эше дәвам иткән очракта, тынычлык сөйләшүенең бернинди нәтиҗәсе булмаячагын әйтте.

Ак йортта Фәләстин башлыгы белән булган сөйләшү Обама хакимиятенең туктап калган якын көнчыгыш тынычлык сөйләшүләрен яңадан җанландыру дип бәяләнә. Чөнки Израил белән Фәләстин арасындагы низагны чишү тырышлыгы АКШНың мөселман илләре алдындагы дәрәҗәсен яңарту өчен шарт.
XS
SM
MD
LG