Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт, сәясәт һәм сыра


Кара тәнле бер галимнең ак тәнле бер полиция хезмәткәре тарафыннан кулга алынуы белән Америкада кабынган расачыл киеренкелек Ак Йортта сыра мәҗлесендә каралды.

obama bear
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00


АКШның Массачусетс штатында полициягә шалтыраткан бер хатын ике кешенең каршыдагы бер өй ишеген көч белән ачарга тырышуы турында хәбәр итә. Хәбәрдән соң өйгә килгән полиция хезмәткәре Җәмс Краули, ишегалдында кара тәнле бер кешене күрә. Кара тәнле кеше йортның үз өе булуын исбатлап, ялдан кайтуга ачылмаган ишекне шоферы белән бергә көчләп ачарга мәҗбүр булуын әйткән. Ике арада бәхәс куера һәм ахырда полиция кара тәнле кешене кулга ала.

Соңыннан кулга алынган кешенең АКШта милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә югары белемле Һардвард университеты профессоры Һәндри Луис Гейтс булуы ачыкланганнан соң, бәхәс мәгълүмат чараларына тарала.

Хәбәр таралган көннәрдә, бер журналист әлеге вакыйга турындагы фикерен белү өчен, үзе дә кара тәнле булган президент Обамага сорау бирде. Обама исә, вакыйга турында тәфсилле мәгълүматы булмавын, ләкин полиция хезмәткәренең "мантыйксыз" эш итүен белдергәннән соң, бу аерым расачыл бәхәс инде бар илнең көн тәртибенә менә.

Обама, кара тәнле профессор Һәндри Луис Гейтс, полиция хезмәткәре Җамс Краулины Ак Йортка чакырды. Мәгълумат чараларында "сыра саммиты" дип чагылыш тапкан җыенда Обама тарафларны килештерергә теләде.

Милләт һәм сыйныф низагы

Полициянең ак халыкка караганда, кара тәнле һәм испан асыллыларны катырак тикшерүе алга сөрелгән Америкада, әлеге җирле хәбәр илдә бәхәсне арттыра. Кара тәнлеләрнең күпчелеге Гейтсны кулга алуда расизм чагылышы бар, ди.

Әгәр дә анда ак тәнле бер профессор булса, ул беркайчанда кулга алынмас иде дигән карашта тора алар. Ә ак тәнлеләр исә моны расачыл аерма буларак күрә. Алар фикеренчә, "Гейтс һәм аның Һарвардтагы якташлары мәсьәләне югары даирәдә чишә, ә мескен эшче сыйныфтагы полиция үз эшен башкарырга тырыша", ди халык.

Обама ике тарафның да бу мәсьәләне бераз күпертүен алга сөрде. Пәнҗешәмбе көнне эчеләсе сыралар әле суыткычка куелганча, Обама җыенның гади кешеләр арасында дустанә сөйләшү булачагын анын әллә ни зур җыен булмавын әйтте.

Обама үзе дә яхшы белә ки, гасырлар буена дәвам иткән расачыл каршылыклар бер сыра мәҗлесендә генә хәл ителә алмас. Хәер, кара тәнле бер кешенең президент булуы да, аны чишә алмаган иде югыйсә.

Сыра мәҗлесеннән соң ак тәнле полиция хезмәткәре Краули, сөйләшүнең бик уңай һәм самими атмосфера да узуын әйтте.

Тарафдарларның тәмам килешеп бер-берсеннән гафу үтенүе турында ишарә булмаса да, ул "булган вакыйгага яңадан кайтып вакыт югалтмаска, ә алга таба өмет белән карау кирәк", дип әйтте.
XS
SM
MD
LG