Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида өлкә Сабантуе гөрләде


Омски төбәгендә Сабантуйлар дәвам итә. Милли бәйрәмебезнең чираттагысы Тара районының Олы Уыш авылында булды.

Монысы өлкәнең мәдәният министрлыгы, “Дуслык йорты” һәм татар оешмалары тарафыннан өлкә күләмендә үткәрелә торганы.

Өлкә Сабантуйлары ике елга бер мәртәбә һәм өлкә үзәгеннән шактый еракта урнашкан татар авылларында яисә район үзәкләрендә үткәрелә һәм анда гадәттә катнашучыларның саны 2 меңнән алып 4 меңгә кадәр була. Быелгысында 2 меңнән артык кеше катнашты.


Авыл-районнарда үтүче башка Сабантуйлардан аерма буларак, өлкә Сабан туе алдыннан семинар үткәрелә, ә бәйрәм милли үзешчән сәнгать коллективлары һәм милли оешмалар йөрешеннән башланып китә. Быел да бу кагыйдәдән тайпылыш булмады. Семинар “Русиянең төрле төбәкләрендә Сабантуйлар үткәрү үзенчәлекләре” дигән тема буенча үткәрелде. Бу теманы Казаннан чакыртылган белгеч, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйров яктыртты. Илгиз әфәнде төрле төбәкләрдә башкарыла торган, аеруча Себер татарлары җырларының үзенчәлекләре турында да сөйләде.


Семинар барышында Себер ягындагы кайбер авылларда Сабантуй бәйрәменең бөтенләй онытылган булуы, шулай да хәзер тергезелә баруы, соңгы 10-15 ел эчендә татар халкы тупланып яшәүче күп районнарда даими үткәрелеп килүе турында ассызыкланды.
Быелгы өлкә Сабан туеның тагы бер үзенчәлеге – 1941-45 елгы Ватан сугышында һәләк булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында кыска гына чыгышлар һәм чәчәк бәйләме куелды.


Аннан соң Сабантуй тантанасы сәхнәдә дәвам итте. Тара муниципаль районы башлыгы Павел Исаев татарча сәлам биреп, Сабантуй кебек милли бәйрәмнәр үткәрүнең әһәмиятен ассызыклады, бәйрәмгә килгән дәрәҗәле татарларның исемнәрен санап үтте.
Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевның тәбрикләү сүзләрен халыкка алып баручылар Светлана Мозаффарова һәм Илдар Маматов рус һәм татар телләрендә җиткерде.


Сабантуй уеннары, спорт ярышлары, хәтта ат чабышы да булды быелгы бәйрәмдә. Әйтергә кирәк, Омски өлкәсендә үткәрелә торган Сабантуйларда ат чабышлары сирәк була. Бары тик, әллә теләүчеләр күп булмады – көрәш мәйданы да, башка уеннар үткәрелгән урыннар да тиз бушап калды. Аның каравы концерт программасы озакка сузылды. Анда Омскидан һәм 7 муниципаль районнан 26 иҗат коллективы, 18 ялгыз җырчы, шул исәптән Татарстаннан килгән җырчылар – Альбина Кармышева һәм Денис Хан-Баба, җәмгысы 200-дән артык кеше катнашты.

Шулай итеп, ике елга бер оештырыла торган өлкә Сабан туе да үтеп китте. Алдагысы 2011 елда Большеречье районының Үләнкүл авылында булачак.
XS
SM
MD
LG