Accessibility links

Новосибирскида “Себер чәйханәсе” фестивале узды


Новосибирски шәһәрендә бер-бер артлы ике фестиваль - “Беренче Себер татар яшьләре фестивале” һәм төрки халыклар мәдәниятенең “Себер чәйханәсе” дип исемләнгән 3-нче халыкара фестивале булып узды.

Әлеге фестивальләрнең төп оештыручылары, гадәттәгечә, Новосибирскиның Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте, Өлкә татар мәдәният үзәге һәм Өлкә мәдәният идарәсе булды. Өлкә һәм шәһәр хакимиятләре ягыннан ярдәм грант аша күрсәтелде. Берникадәр күләмдә ярдәм кайбер татар һәм башка төрки халыклар химаячеләре ягыннан булды.

Новосибирскиның Өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова сүзләренчә, Русиянең Федераль милли мәдәни мохтарияте чит төбәкләрдән килгән кунакларны һәм катнашучыларны урнаштыру өчен тотылган торак чыгымнарын үз өстенә алган.“Әмма бу ярдәмнең булу-булмавы соңгы минутка кадәр төгәл билгеле булмады. Юл һәм яшәү чыгымнарының шактый зур, ә ярдәмнең сорау астында булуы сәбәпле, безнең фестивальдә катнашырга теләгән кайбер коллетивлар килми калдылар”, ди Рауза ханым.

Шуңа күрә ахры, “Беренче Себер татар яшьләре фестиваленә” килгән катнашучылар саны 60-тан артмады. Дөрес, “Себер чәйханәсе” күләмлерәк булды, катнашучылар саны 300-дән артып китте.

“Себер чәйханәсе” төрки халыклар фестивале дип саналса һәм анда Новосибирскида яшәүче казакълар, әзәриләр, якутлар, төрекмәннәр, үзбәкләр, уйгурлар һәм кайбер башка төркиләр катнашсалар да, барлык оештыру эшләрен дә татарлар башкара”, ди татар мәдәният үзәге активисты, биология фәннәре кандидаты Равиль Бәдретдинов.


Дөрестән дә, Новосибирски татарлары Себер ягында яшәүче төркиләрне туплаган фестивальне өченче мәртәбә уңышлы оештырып, эшне җиренә җиткереп эшли алуларын күрсәттеләр ахры. Хәзер башка бер генә төрки оешмасы да мондый эшкә алынырга батырчылык итми. Фестиваль тәмамланганнан соң булган аралашу вакытында Өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова “Фестивальне төрки оешмалар чиратлашып үткәрсеннәр иде”, дигән тәкъдим белән чыгып карады, әмма бер генә оешма ягыннан да хуплау тапмады. Барысы да: “Сезнең оештыруда тәҗрибәгез зур, зинһар, бу эшне киләчәктә дә үзегез алып барыгыз”, дип, “таякның авыр башын” кабат татар оешмасы өстендә калдырдылар.

Фестивальләрнең программаларына килгәндә, беренче ике көндә “Беренче себер татар яшьләре фестивале” узды. Чара өченче көнне салмак кына төрки халыклар фестиваленә күчте. Беренче фестивальдә катнашкан яшьләр дә, кунаклар да икенче фестивальнең кунакларына әйләнделәр. Шунысы да игътибарга лаек, төрки халыклар дуслыгы фестивале кысаларында үткәрелгән чараларның күбесендә – түгәрәк өстәл сөйләшүендә дә, осталыкны чарлау дәресләрендә дә, шәһәр белән танышу сәяхәтендә дә асылда татар яшьләре катнашты. Дөрес, Максим Горький исемендәге мәдәният сараенда узган “Себер чәйханәсенең” йомгаклау чараларында башка төркиләр дә актив булдылар.

Мәдәният сарае фойесында казакъ, уйгур һәм татар халыкларының милли ризыклар күргәзмәсе оештырылды, ризыклардан авыз итеп карау мөмкинлеге дә тудырылган иде. Әзәриләр күргәзмәсе мәдәният сараеның икенче катында урнаштырылган, анда милли киемнәр һәм оешманың эшен чагылдырган фоторәсемнәр куелган иде.

Әлеге мәдәният сараеның зур залында узган йомгаклау концертын “Себер чәйханәсе” фестиваленең иң югары ноктасы дип әйтерергә була. Концертта фестивальдә катнашкан коллективлардан тыш һөнәри артистлар да чыгыш ясады. Новосибирскиның “Адажио” исемле классик бию ансамбленең, якутларның “Кытылыктар” исемле балалар ансамбленең, Казан кунаклары – Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Зөфәр Харисовның, студентлар Әхмәтҗан Турсунтайның һәм Лилиана Газизованың, уйгурларның “Мәшрәп”, Новосибирскиның “Ләйсән” ансамбльләренең чыгышлары әлеге концертның якты бизәкләре булды.

Концерт барышында милли коллективлар үз халыкларының җыр-биюләрен күрсәттеләр. Якутларның һәм хакасларның тамак җырлары, уйгурларның дәртле биюләре, үзбәкләрнең һәм казахларның оста итеп милли уен коралларында уйнаулары һәм башкаларның чыгышлары бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр. Гомумән, барлык чыгышлар да көчле алкышлар астында үтте, залда “Браво”, “Әфәрин” сүзләре яңгырап торды.


Фестиваль тәмамланганнан соң, оештыру эшләренә карата фикерләрен белдерүчеләр дә булды. Төмән Дәүләт университетының татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин фестиваль яхшы оештырылган дип саный. Рига шәһәрендә туып үскән, хәзерге вакытта Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укучы Лилиана Газизова үзенең матур җырлары белән новосибирлыларның йөрәкләрен яулап кына калмаган, биредә үзенә яңа дуслар да тапкан.

Новосибирскиның Өлкә милли мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев та фестивальләр уңышлы үтте дип саный. “Җитешсезлекләр һәм хаталар да бар. Киләчәктә аларны булдырмаска тырышырбыз, яшьләр форумын берәр авылда, яки нинди дә булса ял лагерында үткәрү яхшы булыр иде. Яшьләрне бер урында тупласак, алар якынрак танышырлар һәм тизрәк аралаша башларлар иде. Төрки халыклар фестивален үткәрүдә дә җитешсезлекләр бар, иң мөһиме – башка халыкларны да оештыру эшләренә җәлеп итәргә кирәк”, ди Әмир әфәнде.

Дөрестән дә, фестивальләр үткәрү җиңел түгел. Күп тырышлык та, көч тә, финанс чыгымнары да тәлап ителә. Оештыру эшләрендә дә авырлыклар да, проблемалар да бихисап. Аңа да карамастан, Өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова яңа чаралар үткәрергә әзербез, ди.
XS
SM
MD
LG