Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиционер Илья Яшинның әти-әнисендә тентү үткәргәннәр


Илья Яшин
Илья Яшин

Яшин әлеге тентүне "ят агентларга" куелган таләпләрне үтәүдән качу турындагы үзенә каршы ачылган җинаять эше кысаларында үткәрүләрен әйтә.

Кичә, 16 гыйнварда, оппозиционер Илья Яшинның әти-әнисендә тентү үткән. Бу хакта Яшин үзе хәбәр итте.

Тентүдән соң оппозиционерның әнисе белән әтисен тикшерү бүлекчәсенә алып киткәннәр, анда төрле сораулар биргәннәр, улыгыз кайда дип тә сораганнар.

"Куәт оешмалары хезмәткәрләре мине Русиядән үзләре үк кая чыгарып җибәрүләре турында әйтерсең лә белми", ди Яшин.

Ул әтисе белән әнисенең Конституциянең 51 маддәсенә таянып, үзләре һәм якыннары турында шәһадәт бирүдән баш тартуын сөйли.

Яшин әлеге тентүне "ят агентларга" куелган таләпләрне үтәүдән качу турындагы үзенә каршы ачылган җинаять эше кысаларында үткәрүләрен әйтә.

Былтыр декабрь ахырында Русия эчке эшләр министрлыгы Русия белән Көнбатыш илләр арасындагы тоткыннар алмаштыру нәтиҗәсендә иреккә чыккан сәясәтче Илья Яшинны эзләүгә биргән иде. Ул чакта нинди җинаять эше ачылуы әйтелмәде. "Күрәсең, әгәр Русиягә кайтырга уйласам, һава аланында ук кулга алу өчен, мыштым гына җинаять эше ачканнардыр. Гаҗәпләнмәдем. Моны көтәргә була иде", дигән иде ул чакта Яшин.

  • 2022 елның декабрендә Яшинны Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә 8,5 елга колониягә хөкем иткәннәр иде.
  • Былтыр 1 августта, Көнбатыш белән Русия арасында узган тоткыннар алмашы вакытында 16 сәяси тоткын белән беррәттән азат иттеләр. Соңрак ул сәяси эшчәнлеген чит илдән торып дәвам итте.
  • Яшин моны алмашу булырак түгел, "аның ихтыярыннан тыш Русиядән канунсыз чыгару" дип атады. "Ничек бар, шулай әйтәм: хәзер иң зур теләгем – кайту. Беренче теләк булып һава аланына барып, билет алу һәм Русиягә кайту иде. Ләкин миңа шулай аңлаттылар: минем кайтуым киләчәктә [илләр арасында] барлык алмашыну мөмкинлекләрен юкка чыгарачак", — дип белдерде ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG