Accessibility links

Кайнар хәбәр

Tалибан Пакстанда һөҗүмнәрен арттырды


Пакстанда хәрбиләргә булган канлы һөҗүмнәрдән соң, Пакстан хәрбиләре Баҗур һәм Вәзирестандa талибан сугышчыларына каршы һава һөҗүме башлады.

Пакстан хәрбиләре сват үзәнлегендә талибанга каршы барган хәрби чараларның уңышлы тәмамлануын, төбәктә гыйсьянчылар калмавын белдергән иде. Ләкин соңгы ике атнада төбәктәге һөҗүмнәр тынмый.

Бу атна ахырында Пакстан хәрби рәсмиләре шартлаткыч төялгән бер машинаның Алпури районында базар мәйданыннан узып барган хәрби конвойга таба бәрелеп шартлавын белдерде. Шартлауда үлгән кешеләрнең күбесе гади халык.

Әлеге һөҗүмнәргә кадәр, Пакстан хәрби үзәгенә дә һөҗүм булган иде. Талибан сугышчылары Пакстанда бер-бер артлы һөҗүмнәрен дәвам итә.

Пакстан хәрби сүзчесе Атар Аббас, шимбә көнне хәрби киемнәр кигән сугышчыларның илнең төньягындагы хәрби ныгытмага һөҗүм итүен белдергән иде. Нәтиҗәдә 14 хәрби һәм гади халыктан 4 кеше һәлак булды. Һөҗүм вакытында 11 гыйсьянчының 10сы үтерелде.

Пакстандагы талибан сүзчесе һөҗүмнәрнең "Пәнҗап бүлеге" тарафыннан оештырылуын белдерде. Пакстан һәм халыкара мәгълүмат чараларына ясаган белдерүдә талибан сүзчесе Азам Тарик: "Шәһит киткәннәр хакына һөҗүмнәрне дәвам итәчәкбез", дип кисәтте.

Пакстан хәрби сүзчесе Атар Аббас, әлеге һөҗүмнәргә каршы хакимиятнең яңа хәрби чаралар башлавын әйтте:

"Хакимият илдә булган һөҗүмнәрнең 80%тының бу оешма тарафыннан башкарылуын белә. Хакимият моңа каршы чараларны күрәчәк".

Ләкин пакстанлы тынычлык активисты Абдул Хамит Наяр, Талибанга каршы булачак чараларда башта аның кайда урнашкан булуын белү күпкә мөһимрәк, ди:

"Талибан бары тик кабилә җирләрендә генә яшеренми. Сугышчылар Көньяк Пәнҗап төбәге, Карачи, Исламабад, Көньяк Синдһ кебек вилаятьләрдә бар. Алар бу төбәкләрдәге халыктан җитди яклау күрә. Әгәр кирәк була икән, халык аларга логистик ярдәм дә күрсәтә".

Америка дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Пакстан хәрби үзәгенә булган һөҗүмнең илдәге дәүләтчелеккә зыян китерү максатында кылынуын әйтте. Лондонда чыгыш ясаган Клинтон, Пакстанның үз атом корылмаларын саклый алачагына ышаныч белдерде.

Төркемнең җитәкчесе Мәсуд август ае башында, американ һава һөҗүмендә үтерелгән иде.

Әлеге һөҗүмнән соң, Пакстандагы талибан һөҗүмнәре әзрәк басылган иде. Ләкин бу ай башыннан талибан илдәге һөҗүмнәрне кабат арттырды.
XS
SM
MD
LG