Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман вәкиллеге эшен башлый


вәкил Фараһ Пандитһ
вәкил Фараһ Пандитһ

АКШ дәүләт департаменты, мөселман җәмәгатьчелеге өчен махсус вәкилен билгеләде.

Дәүләт департаментында АКШның беренче ислам дөньясы өчен җаваплы вәкиле ант иткәндә, дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, хакимиятнең яңа адымын болай аңлатты:

"Обама Анкара һәм Каһирә кебек мөһим шәһәрләрдә чыгыш ясаганда, дәүләтебезнең мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрдә яңа башлангыч адым ясарга теләвен әйткән иде. Һәм ул бу мөнәсәбәтнең ике тараф өчен югары мәнфәгатьләргә һәм ихтирамнарга нигезләнәчәгенә басым ясады. Тыныч һәм мул киләчәк өчен бер-беребезне тыңлап, фикер алышу мөһим", диде ул.

Клинтон, Обама хакимиятенең Америкага карата бер үк төрле, пропаганда җимеше ялгыш мәгълүмат һәм карашны үзгәртү өчен мөселман дөньясы белән тулысынча эшләргә теләвен әйтте.

Яңа вәкил Фараһ Пандитһ ике арадагы уртак якларга күбрәк игътибар бирәчәк. Клинтон аның алдагы эшен болай тасвирлап бирде:

"Дөньяда 1 миллиард 400 миллион мөселман халкы яши. Бу Кытай яисә Һиндстандагы халык саныннан бераз зуррак. Хәерчелек, климат үзгәреше, ришвәтчелек дөньяның бер генә җиренә яисә халкына хас әйбер түгел. Без бу уртак кайгылар белән көрәштә үз җаваплылыгыбызны үтәргә тиешбез.", диде.

Яңа вәкил Пандитһ Кәшмирдә туып соңыннан гаиләсе белән АКШка килгән имиграция баласы. Мөселман америкалы вәкил, июль аенда бу вазыйфага намзәт итеп сайланганда, дәүләт һәм хосусый секторда җыйган тәҗрибәсен, мөселманнарның агымдагы хәлен яхшы аңлауда һәм алар белән якыннан эш итәргә мөмкинлек бирәчәген әйткән иде.

Аның вәкил итеп билгеләнүе бары тик АКШның ислам дөньясындагы имиджын яңарту гына түгел, чыннан да дөнья буйлап таралган мөселман халкының кайгыларын тыңлау ниятен дә чагылдыра.

Обаманың июнь аенда Каһирәдә ясаган чыгышы һәм аның мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрне яңадан торгызу турында ясаган тәкъдимнәре җылы бу илләрдә җылы каршы алынган иде.

Мөселман дөньясы белән АКШ арасындагы иң зур проблема бәлки дә Буш хакимияте вакытына туры килгәндер. Мөселманнар бу вакытны үзләренә каршы хәрәкәт башлануын әйтә. Гыйракың басып алынуы, Гуантаномадагы тоткыннарны билгесез язмышы, кайбер Гыйрак төрмәләрендә мөселманнарның кимсетелүе очраклары бу карашны көчләндерде.

Хәзер Пандитһ бу каршылыкны бетерү өчен диологның әһәмиятенә ышана:

"Бер мылтык бер әйберне дә чишергә ярдәм итмәячәк һәм барлык мөнәсәбәтләрне кинәт яхшыртачак тылсым да юк. Бу очракта тарафларны тыңларга, уртак карашны табарга кирәк", ди ул.

Тыңлау мөһим, әгәр каршы тарафның кайгыларын, фикерләрен тыңлау мөмкин булса, вәкиллек моны тиешле урыннарга җиткерә ала. Пандитһ моның әһәмиятен күрә һәм бу адымның нәтиҗәсе булачагына ышана.
XS
SM
MD
LG