Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы афәт халыкны мөшкел хәлдә калдыра


Пакстанның төньягында көчле яңгырлар су ташуларга китерде. Су басуыннан 3 миллионнан артык кеше зыян күрде. Чиста су булмау сәбәпле холера кебек чирләрнең таралу куркынычы арта бара.

Пакстан рәсмиләре 1400-дән артык кешенең һәлак булуын белдерә. Пакстанның төньягын басып алган су ташуы җәй көннәрендә талибан һөҗүмнәре арткан Сват үзәнлеген дә үз эченә алды. Бу һәлакәт -- соңгы 80 ел эчендә илдә булган иң зур афәтләрдән санала.

Халыкны коткару өчен 30 меңнән артык хәрби җибәрелде, меңләгән кеше исә су баскан урыннарда коткарлана. Халыкара Кызыл хач оешмасы вәкиле Майк Обриен, бу афәтнең тәэсире озак мөддәткә булыр дип уйлый. Ташкыннарның зыяны 2005 елда Кәшмирдә, 2008 елда Бәлүҗистанда булган җир тетрәүләреннән дә зуррак булыр дип көтелә.

Пакстанда су ташулар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00


Быелгы игеннәр юкка чыккан, аларны яңадан чәчү -- соң. Машиналар, өйләр, күперләр суга аккан. Кайбер төбәкләрдә инде ташкыннар чигенә башласа да, һава белгечләре алдагы көннәрдә янәдән көчле яңгырлар булачагы турында кисәтә.

Халык ачулы

Төбәктәге күперләр җимерелү сәбәпле коткару эшләре әкрен бара. Авылдагы өйләре суга баткан кешеләр иминрәк җирләргә күчерелә. Ләкин мондагы шартларга халык ризасызлык белдерә. Пәшавәрнең иң зур зыян күргән авылыннан качып килгән бер хатын:

"Мин Җабба авылыннан килдем, бөтен әйберләребезне югалттык. Бер әйбер калмады. Балаларның өстенә һәм аягына киемнәр юк, ялангач калдылар. Балалар елый башласа, мондагы хезмәткәрләр ашны вакытында бирәбез, дип ачулана. Безнең өстебезгә һәм аякка кием генә кирәк иде", ди.

Чиста су булмау сәбәпле холера кебек чирләрнең таралу куркынычы арта бара.

Халыкара ярдәмнәр ирешә башлады


БМО башлыгы Бан Ги Мун, Пакстандагы фаҗига өчен зур борчылу белдереп, бу илгә кичекмәстән 10 миллион доллар ярдәм җибәреләчәген хәбәр итте. Моңа өстәп АКШ да Пакстанга 10 миллион доллар бирә.

АКШ илчесе Элизабет Руд Пәшавәр вилаятенә 1 августтан ук ярдәмнең ирешә башлавын хәбәр итте:

"АКШ хәрбиләре аша якшәмбе көнне 62 мең кешелек хәләл аш китерелде. Тагын да китерелер".

Исламабадтагы АКШ илчелеге халык өчен ашыгыч ярдәмнәрне тарату эшен оештырырга да булыша.
XS
SM
MD
LG