Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парад вакытында Путин Көнбатышны "нацизмны аклауда" гаепләде һәм кабат атом коралы белән янады


Мәскәүдә Җиңү парады
Мәскәүдә Җиңү парады

"Русия глобаль бәрелешне булдырмас өчен барысын да эшләячәк, әмма шул ук вакытта без беркемгә дә үзебезгә янарга юл куймаячакбыз. Безнең стратегик көчләр һәрчак сугышчан әзерлектә", диде Путин.

Бүген, 9 майда Мәскәүнең Кызыл мәйданында Советлар Берлегенең наци Германиясен җиңүенә 79 ел тулу уңаеннан үткән парадта Владимир Путин Көнбатышны "нацизмны аклауда" гаепләде һәм кабат үзендәге атом коралы белән янады.

Үз чыгышында Путин Җиңү көнен Русиянең "төп бәйрәме" дип атады. Сүзе башында ук ул Көнбатышны тәнкыйтьләүгә күчте, аны тарихны бозуда гаепләде.

Путин Көнбатышка "стратегик көчләр" белән дә янады.

"Русия глобаль бәрелешне булдырмас өчен барысын да эшләячәк, әмма шул ук вакытта беркемгә безгә янарга юл куймаячакбыз. Безнең стратегик көчләр һәрчак сугышчан әзерлектә", диде Путин.

Икенче дөнья сугышы турында сөйләгәндә ул бөтен Европа Һитлер Германиясе өчен эшләде, ә Советлар берлеге моңа берүзе диярлек озак вакыт каршы торды дип әйтте. Шул ук вакытта ул Кытайның "милитаристик Япониягә" каршы торуын да телгә алды.

Путин "махсус хәрби операция" дип, Украинага каршы сугышны да искә алды, анда катнашучыларны "каһарманнар" дип атады. Үзенең чыгышында ул "Украина" дигән сүзне әйтмәде. Чыыгышын "Русия өчен, җиңү өчен, ура", дип тәмамлады.

  • Мәскәү Украинага басып кергәннән бирле узган 9 май парадларының бу өченчесе булды. Анда тугыз меңләп хәрби катнашты дип ышандыралар, шул исәптән меңләп хәрби — Украинадагы сугышта катнашкан.
  • Дөньяның күпчелек илләре нацизмны җиңү көнен 8 майда бәйрәм итә, 1945 елда бу көнне Германия капитуляциясе игълан ителгән.
  • Советлар Берлегендә җиңү турында 9 майда игълан итәләр. 1965 елда Җиңү көне ял көн була башлый. Советлар чорында 9 май парадлары сирәк уздырыла.
  • Украинада сугыш башланганнан бирле Мәскәүдә Җиңү көнен бу сугышны аклау өчен кулланалар.
  • Украинада сугыш башлангач, анда бу көнне 9 майда түгел, 8 майда бәйрәм итә башладылар. Кичә үзенең чыгышында Украина президенты Владимир Зеленский Һитлер нацизмы "Русия фашизмы" булып яңадан туды, дип белдерде. Үз чиратында Русия хакимиятләре Украинаны "наци дәүләте" дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG