Парижда җәйге Олимпия уеннары башланды
Франция башкаласы Парижда XXXIII җәйге Олимпия уеннары башланды. Ул беренче тапкыр стадионда түгел, ә шәһәр үзәгендә узды. 200 илдән килгән спортчылар Сена елгасы буйлап көймәләрдә йөзеп узды. Ачылыш тантанасында тамашачыларга Франция тарихындагы мөһим вакыйгаларны күрсәттеләр.
21
Ачылыш тантанасы
22
Париж. Сена елгасы.
23
Тамашачылар ачылыш тантанасын күзәтә
24
Бер гасыр элек тә җәйге Олимпия уеннары Парижда узган иде. Бу фотода 1924 елның 15 июлендә Парижда җәйге Олимпия уеннарын ачу тантанасы. Франция башкаласы шулай ук аңа кадәр 1900 елда да җәйге Олимпия уеннарын кабул иткән иде. 2024 елгы Олимпия уеннарыннан соң Париж да Лондон кебек үк җәйге уеннарны өч тапкыр кабул иткән шәһәр булачак
25
Франция белән Бельгия арасында су полосы финалы күренеше. Франция такымы 3:0 исәбе белән җиңде
26
Финляндиядән Пааво Нурми йөгерү ярышында тамашачылар яныннан уза
27
1928 елда Мәскәүдә Спартакиаданы ачу тантанасы.
Советлар берлеге 1924 елда Париж Олимпиадасында катнашмый һәм "капиталистик" Олимпия уеннарына каршы — Спартакиада дип аталган халыкара спорт бәйгесен булдыра. Халыкара Спартакиада җәйге уеннары 1928 һәм 1931 елларда, 1952 елда Олимпия уеннарына кушылганчы үткәрелә.