Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге "Мемориал"ның элекке җитәкчесе Роберт Латыйповны үзәк архивларын Русиядән чыгармакчы булган өчен читтән торып кулга алганнар


Хәзерге вакытта ул чит илдә.

Пермьнең Ленин районы мәхкәмәсе "Мемориал"ның Пермьдәге бүлегенең элекке башлыгы Роберт Латыйповны "мәдәни кыйммәтләр контрабандасы" турындагы җинаять эше нигезендә (Русия Җинаять кодексының 226.1 маддәсе, 2 өлеше, "в" пункты) читтән торып кулга алу турында карар чыгарган.

Бу хакта "Пермь Звезда" хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Латыйпов чит илдә.

Тикшерү фаразынча, Пермьнең Тарихи хәтер үзәгендә элек рәис булган Александр Чернышов һәм Пермьдәге "Мемориал"ның элекке башлыгы Роберт Латыйпов алдан сүз куешкан һәм Русиядән архив документларын Германиягә алып чыкмакчы булган. Бу документлар мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия диелә.

Латыйповның эше аерым карала.

  • 4 апрельдә хокук яклаучы Александр Чернышовны "Мемориал" архивларын Русиядән алып чыкмакчы булган өчен өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Гаепләү аны өч елга утыртуны сораган иде. Тикшерү барганда ул гаебен таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG