Accessibility links

Веджие Кашка – кырымтатар милли хәрәкәте каһарманы

Веджие Кашка – кырымтатар милли хәрәкәтенең иң күренекле вәкилләреннән берсе. 2017 елның 23 ноябрендә Акмәчеттәге бер кафедан өч кырымтатарны Русия көч структуралары алып киткәннән соң Веджие Кашканың хәле кисәк начарая. 82 яшьлек Веджие Кашканың гомере аны хастаханәгә алып баручы машинада өзелә. Азатлык кырымтатар миллә хәрәкәте ветеранының тормыш юлын барлый.
күбрәк күрсәт

Веджие Кашка 1934 елда Кырымда туа. 10 яше дә тулмастан ул кырымтатар халкын депортацияләү дәһшәтен үз башы белән кичерә.
1

Веджие Кашка Үзбәкстанга сөрелгән гаиләсе белән Ташкент янында яши. Кияүгә чыккач ире Бекир белән ул 1950нче елларда милли хәрәкәткә кушылып китә, башка активистлар белән бергәләп кырымтатарларны тарихи ватаннары Кырымга кайтару өчен көрәшә
2

1960нчы еллар ахырында аның гаиләсе Кырымга кайтырга карар итә. Туган җирләрендә Веджие Кашка һәм аның гаиләсе совет хакимиятләре тарафыннан күп тапкырлар репрессияләргә дучар була. Аларны өч тапкыр Кырымнан читкә чыгаралар, әмма алар өметләрен өзми, һаман әйләнеп кайта тора
3

Күренекле совет галиме һәм хокук яклаучысы Андрей Сахаровның ярдәме белән Веджие Кашка һәм аның гаиләсе ниһаять Кырымда теркәлүгә ирешә. Моның өчен аңа Мәскәүгә барып Сахаровтан ярдәм сорарга туры килә
4

1990нчы еллар башында Веджие Кашка Кырымга кайтучы милләттәшләренә актив ярдәм күрсәтә. Ул кырымтатарлар тупланып яшәгән урыннарга корбан сарыгы алып килеп аларның күңелен күрә. Соңрак бу күренеш бер йолага әверелеп китә
5

Гомеренең соңгы елларында, сәламәтлеге начараюга һәм өлкән яшьтә булуына карамастан, Веджие Кашка кырымтатар халкы хокуклары өчен көрәшен дәвам итә. Ул төрле җәмәгать чараларында, митингларда, конференцияләрдә актив катнаша, сәяси сәбәпләр белән кулга алынган кырымтатарларга теләктәшлек күрсәтү өчен Акмәчеттә төрле мәхкәмә биналарын янына килә торган була. 2017 елның гыйнварында Веджие Кашка йортында Андрей Сахаров рухына дога кылу чарасы оештырыла
6

XS
SM
MD
LG