2025 елның тугызынчы атнасында Азатлык Радиосы эшләгән илләрдә ниләр булды.
Атна вакыйгалары фотоларда (21 февраль-2 март)
1
Казанда Яков Емельянов исемендәге Крәшен җортында Май чабу бәйрәме узды.
2
Башкортстанның Учалы районы Сөләйман авылында "Шәҗәрәбезне өйрәник, белик" дип аталган фестиваль узды. Аны "Агинәй" иҗтимагый оешмасы уздырды,
3
Әфган уенчысы Мөхәммәт Нәби Пакъстаның Лахор шәһәрендә Англиягә каршы крикет ярышында.
4
Украина янгын сүндерүчелләре Русия дроны һөҗүменнән соң сәнәгать объектында чыккан янгынга каршы көрәшә, Киев өлкәсе.
5
Польшаның Беларус чиген сакчылары Польша саклану министры Владислав Касиняк-Камышны сәламли, 26 февраль.
6
Серб Республикасы башлыгы Милорад Додик Баня-Лукта үзенең тарафдаларына мөрәҗәгать итә. Сараеводагы мәхкәмә аны илнең халыкара вәкиленә буйсынмаганы өчен бер елга төрмәгә хөкем итте.
7
Донецки өлкәсендә артиллерия утыннан зыян күргән Изге Иверский хатын-кызлар монастыре.
8
Әфганстанның Кочи ыруы кызлары су ташый, Кандаган вилаяте, Даман районы.
9
24 февраль, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына өч ел тулган көнне Мәскәү үзәгендә Русия байраклары.
10
Украин кызы Киевта Бәйсезлек мәйданында һәлак булган солдатлар истәлегенә урнаштырылган мемориал янында елап тора, 24 февраль.