Accessibility links

Кайнар хәбәр

Питрәчтә гыйбадәт эшләреннән читләштерелгән өлкән руханины тоткарлаганнар, аны иконалар урлауда шикләнәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу иконаларның бәясе 44,5 мең сум дип бәяләнә. Аларны Көек авылындагы гыйбадәтханәгә Виталий Беляев өлкән рухани булып торган чакта тапшырганнар. Беляев Татарстанда билгеле кеше - ул Украинага каршы сугышта катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтеп килде, сугыш кырына һуманитар ярдәм белән барып йөрде. 

Питрәч районында иерей Виталий Беляевны тоткарлаганнар. Аны Көек авылындагы Никольски гыйбадәтханәсеннән берничә борынгы православ иконасын урлауда шикләнәләр, дип яза "Бизнес Online".

Беляев Татарстанда билгеле кеше - ул Украинага каршы сугышта катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтеп килде, сугыш кырына һуманитар ярдәм белән барып йөрде.

Басма чыганаклары мәгълүматынча, "Изге Мария Магдалина" һәм Амвросий Оптинский хөрмәтенә иконалар югалуы уңаеннан узган атнада билгесез затларга каршы җинаять эше ачылган булган. Бу иконаларның бәясе 44,5 мең сум дип бәяләнә. Аларны гыйбадәтханәгә Беляев өлкән рухани булып торган чакта тапшырганнар.

2024 елның февралендә Епархия мәхкәмәсе Беляевның дини дәрәҗәсен юк иткән. Аңа гыйбадәт итү тыелган. Аерым алганда Беляевны зина кылуда (имештер ул үзеннән никахсыз кыз-бала тапкан хатын белән йөри башлаган), кул күтәрүдә (янәсе кеше кыйнаган), шулай ук җирле шура депутатына намзәт булып үзен-үзе тәкъдим итмәкче булганга антны бозуда гаепләнгән. Идарә итүче архиерейның фәрманнарына колак салмауда да гаепләгәннәр: имеш, атакай үз теләге белән мәхәлләсен калдырып, бәхиллек алмаган килеш Украинадагы сугышка "һуманитар миссияләр" белән барып йөргән. Хезмәттәшләре арасында аның бу гамәленә төрле фикерләр булган, дип яза басма.

Шул ук вакытта Беляевның дини дәрәҗәсен юк итү турындагы карар әле үз көченә кермәгән. Аны Мәскәү һәм Русия патриархы Кирилл белән килештерергә кирәк. "Бизнес Online" мәгълүматынча, Беляев бу карарга каршы чыга. Шулай ук ул митрополит Кириллны һәм аңа якын даирәне канунсызлыкта, Украинадагы сугыш белән бәйле ватанпәрвәр карашларда тормауда гаепли диелә.

Русия Җинаять кодексының 158нче маддәсе, 2нче өлеше нигезендә ("урлау") Беляевны биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

  • Былтыр көз көне Түбән Камадагы Казан храмының элекке рухание Михаил Зубарев тоткарланган иде. Ул хатыны Викторияне үтергән һәм аның мәетен тураклаган, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG