Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа янында мәктәп автобусы юл һәлакәтенә юлыккан. 6 бала зыян күргән


Бүген, 18 декабрьдә, Мәскәү вакыты белән 10:06да Уфа районында Higer мәктәп автобусы һәм Shacman йөк машинасы катнашында юл һәлакәте булган.

Ул хакта Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Автобуста 33 кеше, шул исәптән 26 бала булган. Алар Алексеевкага экскурсиягә юл тоткан. 6 яшьтән алып 9 яшькәчә 6 баланы һәм автобус йөртүчесен хастаханәләргә илткәннәр.

Полиция хезмәткәрләре узып бара торган башка автобусны туктатып, кадган балаларны шунда күчереп утырткан. Хәзер аларны табиблар карый. Зыян күрүчеләрнең төгәл саны хәзерге вакытта ачыклана, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG