Туган шәһәре Прагага совет гаскәрләре һәм машиналары керә башлауга ук егет фотокамераларын эләктереп Чехословакия башкаласы урамнарына чыга. Бераздан үзе эшләгән Чехословакия хәбәр агентлыгына кереп фототасмалар ала да шәһәрнең төп мәйданы саналган Вацлав мәйданына килә.
Гадәти аклы-каралы тасмалар гына түгел, ул чакта бик сирәк булган төсле фототасмалар да ала ул.
Ул көнне йөзләрчә фото төшерсә дә, бары ике төсле тасмасы гына исән калган. Һайски әйтүенчә, Прагага бәреп кергән совет хәрбиләре берничә көннән хәбәр агентлыгына килә һәм басып алу мизгелләре төшерелгән барлык фотоларны яндырып көл итә.
Төсле тасмаларның исән калуына исә аларның соңгарак калып эшкәртелүе сәбәп була. Лабораториядән берничә атна соңрак чыккан тасмалар имин урынга яшерелә. Аларны хәтта Һаски үзе дә күрми кала. Ул аларны бары 21 елдан артык вакыт узгач, 1989 елгы Бәрхет инкыйлабыннан соң гына күрә.
You can watch Libor Hajsky talk about his memories of the invasion here.