Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Трамп Украинага хәрби ярдәмне туктатты


Владимир Зеленский һәм Дональд Трамп
Владимир Зеленский һәм Дональд Трамп

New York Times газеты белешмәләренчә, бер миллиардлап доллар күләмендә кораллар бирү һәм аларны җитештерүгә заказлар туктатыла. Шулай ук Украина махсус ярдәм програмы кысаларында бирелүче йөзләгән миллион доллардан мәхрүм калачак.

АКШ президенты Доналд Трамп Украинага ярдәмне туктатып торырга фәрман биргән. Бу хакта Ак йорт вәкиленә сылтама белән Америка медиасы яза.

"Президент тынычлыкка ирешүгә йөз тота, ул моны ачык әйтте. Без партнерларыбызның да шул максатны өстен күрүен телибез. Әлеге максатка ирешергә булышуына инану өчен, без ярдәмне туктатабыз һәм яңадан карыйбыз", диелә белдерүдә.

Ак йорт вәкиле әйтүенчә, Трамп Украинаның Русия белән тынычлык урнаштыруга йөз тотуына инанганчыга кадәр фәрман үз көчендә калачак.

New York Times газеты белешмәләренчә, бер миллиардлап доллар күләмендә кораллар бирү һәм аларны җитештерүгә заказлар туктатыла.

Шулай ук Украина махсус ярдәм програмы кысаларында бирелүче йөзләгән миллион доллардан мәхрүм калачак. Бу програм кысаларында Американың хәрби җитештерү оешмаларыннан коралларны турыдан-туры сатып алу финанслана.

АКШтан хәрби ярдәм яңадан килә башласын өчен Украина президенты Владимир Зеленский нинди адымнар атарга тиештер, монысы билгеле түгел, дип яза Америка медиасы.

Доналд Трамп бу карарны Ак йортта Владимир Зеленский белән очрашып, өч көн узганнан соң кабул итте. Әлеге очрашу вакытында Трамп Украина президентын Русия белән тынычлык сөйләшүләре үткәрергә әзер түгел дип тәнкыйтьләде.

Ада кадәр, 3 мартта Трамп Зеленскийның Русия белән сугыш мөгаен дәвам итәчәк, дигән сүзләренә кискен җавап белдерде. "Бу — Зеленский әйтергә мөмкин булган иң начар белдерү. Америка моңа башка риза булып тормаячак", дип язды Дональд Трамп социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

  • Февральдә биргән әңгәмәсендә Владимир Зеленский Америка ярдәмен туктатса бу җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип кисәткән иде. Аның әйтүенчә, Украина куллана торган коралларның һәм хәрби кирәк-яракларның якынча 30 проценты — АКШныкы.
  • Америка аналитиклары хәзерге вакытта кулында булган кораллары украин гаскәренә хәрби хәрәкәтләрне бүгенге куәт белән якынча җәй уртасына кадәр алып барырга мөмкинлек бирәчәк, ди.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG