Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморьеда бер гаилә танышын сугышка китәргә күндергән һәм ул һәлак булгач фиктив хатынына бирелгән акчаны үзенә алган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

46 яшьлек ир бер гаиләнең дачадагы йортында төрле эшләр башкарган. Туганнары булмавын алдан ук белеп, аны сугышка китәргә күндергәннәр, ә киткәнче 63 яшьлек хатын белән өйләнештергәннәр. Ир үлгәч сигез миллион сумнан артык акчаны үзләренә алганнар.

Приморье краенда ирле-хатынлы бер гаилә танышларын сугышка барырга күндергән, ә ул үлгәннән соң фиктив никахтагы хатыны ярдәмендә аңа бирелгән күп миллионлык түләүләрне алган. Бу хакта төбәк прокуратурасы хәбәр итте.

Оешмада әйтүләренчә, 2023 елның июнендә бу пар үзләренең дачадагы йортларында төрле эшләр башкарып торган 46 яшьлек иргә Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп Украинага сугышка барырга тәкъдим иткән. Ирнең туганнары булмавын алдан ук белгәнгә, алар аны үлә яки яралана калса, акча килсен дип 63 яшьлек хатын белән ялган никах корырга күндергән, диелә.

2023 елда ир үлгән, шуннан соң гаепләнүчеләр аның ялган хатыны исеменә банк хисабы ачып, интернет-банкны үз телефон номерларына бәйләп куйган. Дәүләт акча күчергәч (сигез миллион сумнан артык түләү килгән), хәрбинең тол калган хатыны аларны банкоматтан алган һәм бу эшләрне оештырган парга биргән.

"Комсомольская правда" язуынча, бу хәл турында мәрхүм белән таныш булган җирле кешеләр белеп алган һәм прокуратурага хәбәр иткән. Зур күләмдә хәрәмләшү турында җинаять эше ачылган.

Җинаятьчел схеманы оештыруда шикләнелүче ирне тикшерү изоляторына җибәргәннәр, ә аның хатынына йорт сагы бирелгән диелә.

  • Украинадагы сугышта һәлак булучыларның гаиләләренә берьюлы берничә миллион сумлык түләүләр килә. Бу - президент Владимир Путин фәрманына ярашлы бирелә торган 5 миллион сум, саклану министрлыгыннан 3,3 миллион сум һәм төбәкләрдән бирелә торган түләүләр.
  • Моннан тыш алга таба һәлак булган хәрбинең гаилә әгъзалары ай саен 22,9 мең сум компенсация алып бара ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG