Каһирәдә иминлек көчләре хакимияттән бәреп төшерелгән президент Мөхәммәт Мурсины яклаучыларның ике чатырлар шәһәрчеген җимерде. Рәсми хәбәрләргә караганда, кимендә 95 кеше һәлак булган. Мурсига теләктәшлек күрсәтүче "Мөселман кардәшләр" җитәкчелеге вәкиле Гехад әл-Хәддәт сүзләренчә, сүз полициянең ниндидер операциясе турында түгел, ә июльдә президент Мурсины хакимияттән читләштергән “түнтәрелешкә каршылык белдерүчеләрнең авызларын томалау омтылышы” турында бара.
Мисырда дистәләрчә протест белдерүче һәлак булган

1
Мисырда иминлек көчләре протест белдерүчеләрне тоткарлый

2
Полиция протест белдерүчеләрне куып таратканда чатырлар шәһәрчегендә ут чыкты

3

4
Хакимияттән бәреп төшерелгән президент Мөхәммәт Мурсиның кире кайтарылуын таләп итеп протест чаралары оештыручыларны тоткарлау

5

6
Полиция күз яшьләндерү газы кулланганнан соң протест белдерүчеләр ул урыннан кача

7
Бер хатын күз яшьләндерү газыннан зарарланган күзләрен юа

8
Бульдозер протест белдерүчеләр корган баррикаданы җимерә

9
Чатырлар шәһәрчекләренең берсендә яшәүчеләр иминлек көчләре чарасы вакытында

10