Кичә, 8 августта, Русия президенты Владимир Путин төрле категориядәге гражданнарга яңа чикләүләр кертш торган уннан артык канун имзалады.
Аерым алганда интернетта 10 меңнән артык язылучысы булган блогларның һәм каналларның хуҗаларына аноним эшчәнлек алып баруны тыйды. Хәзер бу кешеләр үзләре турындагы мәгълүматларны Роскомнадзорга бирергә тиеш булачак.
Президент сугышта катнашучы хәрбиләргә кесә телефоннарыннан куллануны да тыйды. Әгәр хәрби моңа буйсынмаса, аны мәхкәмәсез генә 10 тәүлеккә кадәр кулга алырга мөмкиннәр. "Треш-стримнар" (көч кулланулар күрсәтелгән трансляцияләр) тыелды, балигъ булмаучыларга энергетиклар сатарга ярамый. Әдәби әсәрләрдә наркотикларны "пропагандалауга" тыю кертелде, шулай ук тагын бер чикләү: моннан соң Русия ватандашы үзенә иң күбе 20 сим-карт кына сатып ала алачак.
Путин Русия ватандашлыгы алып та, хәрби исәпкә басмаган кешеләрдән бу ватандашлыкны кире алу, шулай ук мигрантларны илдән депортацияләүнең яңа тәртибен кертү турындагы кануннарны да имзалады.
Русия президенты имзалаган кануннар арасында бөтенесе дә тыя торган кануннар гына түгел, киресенчә кайбер категорииядәге гражданнарның вәкаләтен арттыра торганы да бар. Приставларга кайбер очракларда физик көч, утлы корал һәм махсус җайланмалар куллану хокукы бирә торган канун имзаланды.
- Путин бу кануннарның барысын да Украина хәрбиләре Русия җиренә үтеп кереп хәрби хәрәкәтләр алып барган чорда имзалады. 6 август көнне Курски өлкәсенә Украина хәрбиләре һөҗүм итте. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде. Кичә исә биредә фортификация корылмалары төзи башладылар. Кичкә таба сугышлар Курчатов шәһәреннән нибары 30 чакрымда гына барды. Биредә Курски атом электр станциясе урнашкан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум