Русия президенты Владимир Путин Тула өлкәсенең элекке губернаторы Алексей Дюминны Дәүләт шурасы сәркатибе итеп куйды. Бу хактагы фәрман Кремль сайтында чыкты.
Дюмин Тула өлкәсе башлыгы вазифасыннан 14 майда китте һәм президент ярдәмчесе итеп билгеләнде. Кремль матбугат хезмәте ул чакта түрәнең саклану-сәнәгать комплексы һәм спорт мәсьәләләре белән җитәкчелек итәчәген әйткән иде.
Дюмин президент Путинга якын кеше санала. 1999 елда Путин хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнгәч, Дюмин аның тән сакчысы булып эшли. Соңрак аның адьютанты эшләрен башкара дияргә дә була. Кырым аннексияләнгәннән соң аңа Русия каһарманы исеме бирелә, ул генерал-полковник. Шура сәркатибе вазифасында ул Путинның ярдәмчесе Игорь Левитинны алыштырды.
Русия кануннарына күрә, Дәүләт шурасы президент каршындагы киңәш оешмасы кебек эшли һәм Русия сәясәтендә төп юнәлешләрне билгели. Шурага хөкүмәт башлыгы, Дума һәм Федерация шурасы депутатлары, президент хакимияте җитәкчесе, төбәк башлыклары, парламент фиркаләре башлыклары керә.
- Оешма 2000 елдан бирле бар, тик 2020 елда Путин Конституциягә төзәтмәләр тәкъдим иткәндә Конституциянең аерым маддәсендә телгә алына башлады. Белгечләр Дәүләт Шурасы президент мөддәте беткәннән соң Путинга яңа урын буларак әзерләнергә мөмкин, дип фаразлады. Шулай да соңрак Конституциягә төзәтмәләр аңа кабат президент булып сайланырга мөмкинлек бирәчәге ачыкланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум