Кайнар хәбәр

Путин Русия "Орешник" белән һөҗүм итсен өчен, Көнбатышка Украинадагы бер объектны сайлап алырга тәкъдим итте

Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Ул моны "технологик дуэль" дип атады.

Бүген, 19 декабрьдә узган туры элемтәдә Русия президенты Владимир Путин Русиянең яңа "Орешник" ракеты өстенлекләре турында телгә алды. Бу ракет атом шартлаткычы белән дә һөҗүм итә ала. Путин аның техник үзенчәлекләре белән мактанды һәм ракетның чын һөҗүм ясаган чагындагы мөмкинлекләрен күрсәтү өчен, һава һөҗүменнән саклану системы аны бәреп төшерергә тырышып карасын өчен, "Орешник" белән "Киевка һөҗүм итәргә" тәкъдим итте.

Һөҗүм итү өчен һәдәф булачак объектны ул АКШка һәм Көнбатышның башка илләренә сайлап алырга тәкъдим итте, алар Киевка хәрби ярдәм күрсәтә.

"Алар (Көнбатыш белгечләре) безгә һәм ясаган анализлары өчен үзләренә акча түләүче Көнбатыш белән АКШ вәкилләренә XXI гасырның үзенә күрә бер технологик тәҗрибәсен, югары технологияле дуэлен үткәрергә тәкъдим итсен. Киевта һөҗүм итәрдәй берәр объект билгеләсеннәр, үзләренең ракетларга каршы, һава һөҗүменә каршы көчләрен шунда тупласыннар, ә без анда "Орешник" белән һөҗүм итәрбез дә, нәрсә буласын карарбыз. Без мондый тәҗрибәгә әзер", диде ул.

21 ноябрьдә Русия Днепрга "Орешник" белән һөҗүм иткән иде инде. Тик ул атомлы түгел иде.

Элегрәк Путин Киевка "Орешник" ярдәмендә һөҗүм итү белән берничә тапкыр янады. Соңгы тапкыр бу 28 ноябрьдә, Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) Астанада үткән җыенында булды. Ул чакта Путин "Орешник"ның аналоглары "дөньяда юк һәм тиз генә булмаячак та", дигән иде.

Путин Русиянең берничә әзер "Орешник" ракеты бар дип ышандыра. Көнбатыш белгечләре моңа шикләнә һәм ракет әле тулысынча эшләнеп бетмәгән ди. Путин Русия җирләренә Көнбатыш ракетлары белән һөҗүм итсәләр, моңа "Орешник" белән җавап бирәчәкбез дип куркыта. Ә һәдәфләрне "Украина кораллы көчләре Көнбатыш коралы белән кая һөҗүм итүенә карап сайлаячакбыз", ди. Бу "Киевтагы карарлар кабул итү үзәкләре дә" булырга мөмкин, диде Путин. Аның әйтүенчә, Украина да Мәскәү белән Петербурдагы дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмиятле объектларга һөҗүм ясамакчы булган иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG