Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия саклану министрлыгының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады


Владимир Путин
Владимир Путин

Путин 2024 ел Украинага каршы сугыштагы максатларга ирешүдә "үрнәк" ел булды, дип белдерде.

Саклану министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә чыгыш ясаган вакытта Русия президенты Владимир Путин 2024 ел Украинага каршы сугыштагы максатларга ирешүдә "үрнәк" ел булды, дип белдерде. Аның әйтүенчә, Русия хәрбиләре 189 торак пунктны үз контроенә алган, ә кораллы көчләрдәге хәрбиләрнең саны 1,5 миллион кешегә җиткән. Саклану министрлыгы белән көн саен меңнән артык ихтыяри контракт төзи.

Путин әйтүенчә, әгәр АКШ кыска һәм урта ара ракетлар системын урнаштырса, Русия мондый системнар урнаштыруга үзе теләп алган чикләүләрне гамәлдән чыгарачак.

Русия атом мөмкинлекләрен саклап калачак һәм стратегик булмаган атом коралларын үстерәчәк, диде ул. Якын вакытта "Орешник" ракетын чыгару бишланачак, дип белдерде Путин. Элегрәк ул җитештерү инде башланды дип ышандырган иде.

Сугыш башында Русиянең пилотсыз очкычлар белән тәэмин итүдә проблемнары булган иде, әмма хәзер гаскәрләргә көн саен берничә мең дрон китерелә, диде президент. Мондый төрдәге коралны җитештерүне арттырырга кирәк, диде ул.

Үз чиратында Русия саклану министры Андрей Белоусов бер ел эчендә Русия гаскәрләренең Украинадагы 4,5 мең дүрткел километр җирне үз контрольләренә алуын искәртте.

Белоусов әйтүенчә, саклану министрлыгының эшчәнлеге НАТО белән хәрби низаг ихтималына әзерлек булдыруга юнәлтелгән. Шуңа күрә саклануга чыгымнарның күләме федераль бюджетның өчтән берен диярлек тәшкил итә.

Белоусов яңа төрле гаскәр - пилотсыз системнар гаскәрләре булдыруны тәкъдим иткән.

АКШның Русия җирләренә еракка очучы корал белән һөҗүм ясарга рөхсәт итүе билгеле булгач, Русиянең атом доктринасын үзгәрттеләр. Шуңа карамастан, элегрәк Америка күзләү хезмәтләрендәге чыганакларына сылтама белән Reuters агентлыгы АКШта Русиянең атом коралы куллануы ихтималы аз дип саныйлар, дип язган иде.

Путин үзенең белдерүләрендә "Орешник"ның атомсыз төрен куллануга басым ясый. Белгечләр "Орешник"ны куллануның - хәрби яктан түгел, ә күбрәк сәяси һәм психологик яктан мәгънәсе бар дигән фикердә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG