Accessibility links

Путин Украинадагы сугышны туктату өчен үз шартларын әйтте


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Аерым алганда Украина Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән гаскәрләрен тулысынча чыгарып бетерергә һәм НАТОга керүдән баш тартырга тиеш.

Украина Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән гаскәрләрен тулысынча чыгарып бетергәч тә һәм НАТОга керүдән баш тартачагын белдергәч тә Русия атышны туктатачак һәм тынычлык сөйләшүләренә керешергә әзер булачак, дип белдерде бүген, 14 июньдә Русия президенты Владимир Путин.

Әгәр бу шартлар үтәлсә, Русия "кичекмәстән" атышны туктатачак, дип белдерде Путин Русия тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуда.

Шулай ук Русиянең Кырым һәм Украинаның дүрт төбәген аннексияләвен тану, Украинаның нейтраль һәм атомсыз статусы да тынычлык килешүенең шартлары булып тора.

Русия президенты фикеренчә, тыныч юл белән хәл итү барышында Көнбатыш илләре Мәскәүгә кертелгән бөтен чикләүләрне гамәлдән чыгарырга тиеш

2022 елда Украинага тәкъдим ителгән тынычлык килешүендә Запорожье һәм Херсон өлкәләрен аннексияләү таләбе юк иде, тик хәзер Мәскәү алардан баш тартырга әзер түгел, диде ул. Әгәр Украина һәм аны хуплаучы башка илләр бүгенге шартлардан да баш тартса, Мәскәүнең таләпләре кабат артачак, диде Путин.

Путинның бу белдерүләре Женевадагы тынычлыкка ирешү җыены алдыннан яңгырады, бу җыенда 80ләп ил катнашачак. Баштарак анда Киев куйган шартлар турында фикер алышырлар дип көтелгән иде, аны шулай ук Украина президенты Владимир Зеленский тәкъдим иткән тынычлык формуласы дип тә атыйлар.

Аларга ярашлы, Русия үзенең гаскәрен Украинадан, шул исәптән Кырымнан тулысынча чыгарып бетерергә тиеш, Мәскәү репарацияләр түләргә, Русиягә һәм Русиядән булган сугыш җинаятьчеләренә мәхкәмә булырга тиеш.

Дөнья медиаларының кайберләре Швейцариядәге форумда бу формуланың мәхкәмәгә һәм репарацияләргә кагылмаган берничә пункты турында фикер алышачаклар дип язды.

Әлегә Киев Путинның шартларына җавап бирмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG