Accessibility links

Отунбаева: "Бакыев мәхкәмә эшеннән кача алмас"


Бакыев илне ташлап китүеннән соң Кыргызстандагы вакытлыча хөкүмәт, 7 апрельдә 80нән артык кешенең үлеменә китергән протест чаралары вакытындагы атышларның сәбәбен бәйсез рәвештә тикшерергә вәгъдә итте.

Кыргызстандагы яңа вакытлыча хөкүмәт башлыгы Роза Отунбаева: "Протест чараларындагы атышлар өчен Бакыев мәхкәмә каршына басачак, ул хөкемгә тартылудан беркая да кача алмас", дип белдерде.

Пәнҗешәмбе көнне Бакыев АКШ, Русия һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы арадашчылыгында илдән китү өчен шартлар әзерләнү белән Казакъстанга киткән иде. Илдән китү белән яңа хөкүмәт Бакыевны президентлык вазыйфасыннан да китүен игълан итте.

"Төрле илләр булышты"

Русия президенты Димитрий Медведев: "Төрле илләрдән төрле сәяси көчләр Кыргызстанда сәяси низагны бетерү өчен бергә тырышлык күрсәтте", дип әйтте.

Бакыев Казакъстанның Тараз шәһәренә икенче хатыны һәм 2 баласы белән килеп төшүе хәбәр ителде. Ул Казакъстанда калып, сәяси сыену таләп итәрме, әллә башка илгә китәчәкме, бу билгеле түгел.

Бан Ги Мун: "Mөһим адым"

БМО башлыгы Бан Ги Мун, Бакыевның илдән китүе "демократик тәрәккыят, тынычлык һәм илдәге тотрыклык өчен мөһим адым булды", дип белдерде.

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Краули, АКШ Кыргызстан белән икътисади һәм демократияне үстерү юлында хезмәттәшлек итүен белдерде.

Каршылык чаралары тынмый

Бакыевның китүеннән соң көньяк Җәлал Абад шәһәрендә ике каршылык чарасы булып алган. Хәбәрчебез Брүс Панниер болай дип әйтте:

"Беренче каршылык чарасы элекке саклану министрын яклау уңаеннан узды. Ул Бакыев белән бергә китәргә теләгән, ләкин аңа очкычта урын булмаган. Һәм аны шунда ук кулга алдылар. Халык аның Әфганстан сугышындагы батырлыгы һәм узган еллардагы эшчәнлеген искә төшереп, иреккә чыгарга һәм хәтта хөкемгә тартмаска сорады", диде.

Икенче төркем исә Бакыевның китүенә күз йомган өчен яңа вакытлыча хөкүмәтне тәнкыйть уңаеннан протест чарасы уздырган.
XS
SM
MD
LG