Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда кабат каршылыклар кабынды


Кыргызстаның Ош шәһәре һәм аның тирәсендә кыргызлар белән үзбәкләр арасында кабынган этник каршылыкта 37 кеше һәлак булды. Kибет, машиналар яндырылды. Хакимият төбәктә гадәттән тыш хәл игълан итте.

Кыргызстанның көньягындагы Ош шәһәрендә кич белән кыргызлар белән үзбәкләр арасында кабынган каршылык әле дә дәвам итә.

Эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Рахмәтулла Әхмәтов, каршылыкларны бетерү өчен aшыгыч гамәлләр күрелүен әйтте. Хакимият бәрелешләр таралган җирләрдә гадәттән тыш хәл игълан итеп Ош һәм тирә-яктагы күрше 3 вилаятьтә хәрби көчләрне ныгытты.

Сәламәтлек министрлыгы, Ош шәһәрендә кичә кич белән башлаган бәрелешләрдә 37 кешенең үлүен, 500дән артык кешенең яралануын белдерә.

Хастаханәгә озатылган яраланучыларның күпчелеге кораллы атышлар вакытында зыян күргән кешеләр. 43 кешенең хәле авыр.

Clashes Erupt In Southern Kyrgyzstan
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:21 0:00
йөкләү


Tөбәктә гадәттән тыш хәл


Мәгълүматларга караганда, Ош шәһәренә башкала Бишкәктән ике очкыч белән хәрби хезмәткәр җибәрелгән.

Bакытлыча хөкүмәт башлыгы урынбасары Өмүрбәк Текебаев "Азатлык" радиосына ясаган белдерүендә, илдә тотрыклыкны саклап калу өчен башка бер илдән ярдәм таләп итмәячәкләрен әйтте. Текебаев кичкә кадәр каршылыклар туктар дип өметләнә.

Этник низаг

Кыргызстанның Ош вилаятендәге Фәргана үзәнлегендә халыкның күпчелеген үзбәкләр тәшкил итә.

Кыргызлар белән Үзбәкләр арасында соңгы тапкыр 1990нчы елның июнь аенда этник каршылыклар булып алган иде. Бәрелешләр бер айдан соң гына туктатыла алган иде.
XS
SM
MD
LG