Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ош янәдән төзекләнә, ачулар гына басылмый


Низагтан зыян күргән Үмидә һәм гаиләсе
Низагтан зыян күргән Үмидә һәм гаиләсе

Июнь аенда Кыргызстанның көньягында бергә яшәгән ике төрки халык – кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы низаг дөньяны тетрәндергән иде.

Кыргызстанның көньягында һәрбер кешенең сөйләргә үз сүзе бар. Чөнки мондагы халык кыска вакытта күпне күреп, күпне кичергән.

"Автоматлар белән кыргызлар килде. Күз алдында безнең әйберләребезне урладылар. Аннан тырышып салган өебезне җимереп киттеләр", ди 30 яшьлек Үмидә.

Ул гомере буе Оштагы тарихи үзбәк мәхәлләсендә яшәгән. Ләкин аларның ике катлы өйләре июнь аенда җимерелгән. Гаиләнең 9 әгъзасы өйсез калган.

Ош һәм Җәләлабад шәһәрендә бергәләп яшәгән кыргыз һәм үзбәкләр арасында чыккан этник низагта 400дән артык кеше һәлак булды.

Ә моңа кадәр бу җирләр илнең иң тыныч төбәге буларак санала иде. Чөнки үзбәкләр белән кыргызлар еллар буена үзара тыныч яшәгән.

Үмидә: "Кыргызлар үзбәкләрне кимсетә..."

Ләкин Үмидәнең каршылыклар вакытында ишеткән сүзләре ике милләт арасындагы хөрмәтне җимергән. Кыргызлар үзбәкләргә каршы мыскыллау һәм кимсетү сүзләре әйткән.

"Кыргызлар үзбәкләрне "сарт" дип атап мыскыллыйлар. "Сартларны үтерегез, Үзбәкстанга китегез", диләр. Ләкин без үз җиребезне ник ташлап китәргә тиеш соң? Без бит монда туган", ди ул.

"Сарт" атамасы вакытында үзбәк кавеменең исеме булган. Ләкин хәзер кыргызлар бу сүзне үзбәкләрне кимсетү максатында куллана.

Низагтан кемгә файда?

Ош һәм башка шәһәрләрдә тыныч яшәгән ике халыкны, күршене күршесенә кырдырган әлеге низагның сәбәбе турында һаман төгәл бер аңлатма табыла алмый.

Кайберләр моның апрель аенда президент Бакыевка каршы булган протест чараларына җавап йөзеннән булуын әйтә. Мәгълүм булганча, көньяк төбәкләрдә Бакыевның тәэсире көчлерәк иде.

Башкалар фикеренчә, көч куллану һәм сугышлар барганда наркотик сатуны шома гына оештырып була.

Кемнең нинди мәнфәгате булгандыр монысын вакыт күрсәтәчәк. Ә халык бу фаҗига тәэсиреннән озак вакыт котыла алмаячак.



Фәрман биргән кулга ышанма,
Җиңү бу диеп юкка куанма.
Үзбәгемне каймагым икән диеп,
Иртәгә үкенәсе булма.


Танылган үзбәк җырчысы Йолдыз Усманова низаг вакытында чыгарган бу җыры белән низагка бирелгәннәрне кисәтеп, үгетләгән иде.

Урамнарда янган өйләр, чайханәләр, кибетләр бу низагны гел искә төшерә.

Үмидә һәм аның гаиләсе бер чатырда ике салкын бүлмәдә кышка әзерләнә. Аларга бу чатырны БМО качаклар идарәсе биргән. Шәһәрне торгызу өчен төрле оешмалар халыкка ярдәм күрсәтә.

Зиягүл: "Низагны үзбәкләр чыгарды..."

Кайбер кыргыз гаиләләре кичергән вакыйгалар үзбәкләрнекеннән аерылмый. Алырның да йортлары җимерелгән.

Зиягүл Тачубекова
Зиягүл Тачубекова бөтен әйберләрен каршылык вакытында җимерелгән өендә югалткан. Элек тегүче булып эшләгән кыргыз хатыны хәзер берни эшли алмый.

Гаиләгә йорт төзер өчен бурычка 2500 доллар акча бирелгән. Шулай да ул моның җирне сатып алырга да җитмәячәген әйтә.

Ә каршылыклар турында исә Зиягүл Тачубекова мондый карашта:

"Бу каршылыкны үзбәкләр чыгарды дигән гайбәтләр йөри. Мин моңа ышанам, алар мондагы иң бай кешеләр иде. Шулай бу байлык аларга җитми. Аларга тыныч кына яшәргә кирәк иде", ди ул.

Халыкара оешмалар өй төзергә ярдәм итә

Тормыш дәвам итә, халык фаҗиганең яраларыннан котылырга тырыша, янган биналар арасында яңа төзелгән йортлар күзгә чагыла.

53 яшьлек Миргалим Миргосмановның күркәм өе июнь аендагы низагта җимерелгән. Аның зур өендә элек ике гаилә иркенләп яшәгән.

Ул хәзер БМО биргән төзелеш әйберләре белән ике бүлмәле өй сала.

Ош янәдән төзекләнә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:51 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG