Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар байрагы – кырымтатарларның Кырымга тугрылык символы

26 июнь кырымтатарлар милли байрак көнен билгели. 2014 елда Русиянең аннексиясеннән соң Кырымда бу чараны элекке кебек урамнарга чыгып массакүләм рәвәштә үткәрү кимеде. Шулай да, ел саен кырымтатар яшьләре үзләре оешып, машиналарына байраклар элеп колонна белән юллардан уза. Мондый йөрешләр хакимият белән килештерелмәсә, төрле хәлләр дә була ала, чөнки ул көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый машиналарга аерым игътибар итә. Ни өчен мондый шартларда да Кырымда кырымтатарлар байрак көнен билгеләргә тырыша, аның мәгънәсе нәрсәдә? Азатлык кырымтатар милли байрагына бәйле тарихны барлады.

1917 елның 26 ноябрь-13 декабрь көннәрендә Бакчасарайда узган беренче кырымтатар корылтаенда Кырым демократик республикасының дәүләт байрагы һәм гимны кабул ителә. Зәнгәр күк төсендәге байракта төркилекне символлаштырган өч тешле һәм алтын-сары кырыйлы тамга. Аны Тарак тамга дип тә йөретеләр.

Тарак тамга тарихта төрле төрки кабиләләрдә, бигрәк тә Кырымда очрый, хәзерге формасында ул Кырым ханлыгында барлыкка килгән. XV гасырның беренче чирегендә Кырымны һәм аның төньягындагы киң далаларны үз эченә алган көчле дәүләт барлыкка килә. Тарак тамгаларын шулай ук Кырым ханлыгының төп шәһәре Бакчасарайда урнашкан Хансарайның керү капкаларында һәм диварларында күреп була.

Кырымтатар байрагы көне: тарихы һәм бүгенгесе

1917 елның ноябре. Беренче Кырымтатар корылтае делегатлары Бакчасарайда.

1/21 1917 елның ноябре. Беренче Кырымтатар корылтае делегатлары Бакчасарайда.

1991 елның июне. Акмәчеттә Икенче Корылтайда катнашучылар. Ике җыен арасында 70 елдан артык вакыт узган. 20нче гасыр башында расланган байрак депортациядән соң Кырымга кайткан кырымтатарлар кулында.

2/21 1991 елның июне. Акмәчеттә Икенче Корылтайда катнашучылар. Ике җыен арасында 70 елдан артык вакыт узган. 20нче гасыр башында расланган байрак депортациядән соң Кырымга кайткан кырымтатарлар кулында.

1991 елның 11 сентябре. Тамгалы байрак Украина Югары Радасы бинасы өстендә җилферди. Кырым активистлары депутатлардан кырымтатар халкы дәүләтчелеген торгызуны һәм Мәҗлесне вәкаләтле орган булоарак тануны сорый. Соңрак пикетлар "Киев-92" чарасына әйләнде.

3/21 1991 елның 11 сентябре. Тамгалы байрак Украина Югары Радасы бинасы өстендә җилферди. Кырым активистлары депутатлардан кырымтатар халкы дәүләтчелеген торгызуны һәм Мәҗлесне вәкаләтле орган булоарак тануны сорый. Соңрак пикетлар "Киев-92" чарасына әйләнде.

1994 елның июне. Кырымтатар халкы Мәҗлесе җитәкчелеренең берсе Мостафа Җәмилев үзенең эш бүлмәсендә.

4/21 1994 елның июне. Кырымтатар халкы Мәҗлесе җитәкчелеренең берсе Мостафа Җәмилев үзенең эш бүлмәсендә.

2006 елның мае. 18 май – кырымтатар халкы депортациясе көнендә Украина һәм кырымтатар байраклары.
5/21 2006 елның мае. 18 май – кырымтатар халкы депортациясе көнендә Украина һәм кырымтатар байраклары.
2011 елның май. Русия аннексиясенә кадәр ел саен Акмәчет үзәгендә 18 май – матәм көне митингы уздырылып килде.
6/21 2011 елның май. Русия аннексиясенә кадәр ел саен Акмәчет үзәгендә 18 май – матәм көне митингы уздырылып килде.
2014 елның мае. Кырым анексиясенең беренче елында 18 май алдыннан Акмәчеттә Русия ОМОНы үзәк мәйданны уратып алды, ә шәһәр үзәгендә БТРлар тора иде. Нәтиҗәдә кырымтатарлар Акмәчет шәһәре янындагы Ак-Мәчет авылында җыелды һәм матәм догасы кылды.

7/21 2014 елның мае. Кырым анексиясенең беренче елында 18 май алдыннан Акмәчеттә Русия ОМОНы үзәк мәйданны уратып алды, ә шәһәр үзәгендә БТРлар тора иде. Нәтиҗәдә кырымтатарлар Акмәчет шәһәре янындагы Ак-Мәчет авылында җыелды һәм матәм догасы кылды.

2015 елның декабре. Кырымтатар байрагы Акмәчеттә туйда.

8/21 2015 елның декабре. Кырымтатар байрагы Акмәчеттә туйда.

2016 елның мае. Украинадан «Евровидение»дә кырымтатар җырчысы Җамала чыгыш ясады. Кырымтататар халкы фаҗигасе турында «1944» җыры белән ул җиңү яулады. Ләкин «Евровидение» җитәкчелеге бәйге тамашачыларына кырымтатар байрагын кертүне тыйды. Ул дәүләт байрагы түгел диелде. Шулай итем тамгалы байрак «ДНР» байрагы белән бер рәткә куеллды дияргә мөмкин.
9/21 2016 елның мае. Украинадан «Евровидение»дә кырымтатар җырчысы Җамала чыгыш ясады. Кырымтататар халкы фаҗигасе турында «1944» җыры белән ул җиңү яулады. Ләкин «Евровидение» җитәкчелеге бәйге тамашачыларына кырымтатар байрагын кертүне тыйды. Ул дәүләт байрагы түгел диелде. Шулай итем тамгалы байрак «ДНР» байрагы белән бер рәткә куеллды дияргә мөмкин.
2016 елның мае. Кырымтатар байрагы Канаданың Онтарио виаләте парламенты янында күтәрелә. Укрианадан килгән кырымтатар делегациясе 1994 елгы депортация корбаннарын искә алып митинг уздырды.
10/21 2016 елның мае. Кырымтатар байрагы Канаданың Онтарио виаләте парламенты янында күтәрелә. Укрианадан килгән кырымтатар делегациясе 1994 елгы депортация корбаннарын искә алып митинг уздырды.
2016 елның сентябре. Кырымтатар байрагы Кефе шәһәреннән ерак түгел Бай Буга авылында Корбан бәйрәме алдыннан шәхси йортка эленгән.

11/21 2016 елның сентябре. Кырымтатар байрагы Кефе шәһәреннән ерак түгел Бай Буга авылында Корбан бәйрәме алдыннан шәхси йортка эленгән.

2017 елның мае. Алтынсу-зәңгәр төсле байраклар белән 18 май алдыннан Чатыр Тауга менү
12/21 2017 елның мае. Алтынсу-зәңгәр төсле байраклар белән 18 май алдыннан Чатыр Тауга менү
2018 елның мае. Чатыр Тау.
13/21 2018 елның мае. Чатыр Тау.
2018 елның мае. Кырымтатар байрагы Төркиянең Истанбул шәһәрендә. 1990 елларда Төркиядәге кырымтатар диаспорасы милли байрак белән бәйле традиөияләр һәм белемнәрен тапшырды.
14/21 2018 елның мае. Кырымтатар байрагы Төркиянең Истанбул шәһәрендә. 1990 елларда Төркиядәге кырымтатар диаспорасы милли байрак белән бәйле традиөияләр һәм белемнәрен тапшырды.
2018 елның июне. Милли активист Рефат Чубаров кырымтатар байрагы көнендә Крещатик буйлап 40 метрлы байрак тотып бара.
15/21 2018 елның июне. Милли активист Рефат Чубаров кырымтатар байрагы көнендә Крещатик буйлап 40 метрлы байрак тотып бара.
2019 елның июне. Киевта Кырымтатар байрагы көне. 3х4,5 метрлы әлеге байрак дөньяның 28 илендә булды, аңа кырымтатар һәм украин диаспоралары вәкилләре, сәясәтчеләр һәм активистлар кул куйган.
16/21 2019 елның июне. Киевта Кырымтатар байрагы көне. 3х4,5 метрлы әлеге байрак дөньяның 28 илендә булды, аңа кырымтатар һәм украин диаспоралары вәкилләре, сәясәтчеләр һәм активистлар кул куйган.
2019 елның гыйнваре. Кырымлы Ильвер Ахметовның Судактагы йорт музее.

17/21 2019 елның гыйнваре. Кырымлы Ильвер Ахметовның Судактагы йорт музее.

219 елның декабре. Кырымтатар байрагы милли хәрәкәт ветераны Айша Сейтмуратова өстәлендә. Ул 7 яшендә депортацияләнә. Ә Кырымга кайтырга тырышканда аны Лефортово төрмәсенә утыртылара һәм ул өч ел колониядә була.
18/21 219 елның декабре. Кырымтатар байрагы милли хәрәкәт ветераны Айша Сейтмуратова өстәлендә. Ул 7 яшендә депортацияләнә. Ә Кырымга кайтырга тырышканда аны Лефортово төрмәсенә утыртылара һәм ул өч ел колониядә була.
2015 елның 15 октябре. Кырымтатар байрагы Казанда Хәтер көнендә.
19/21 2015 елның 15 октябре. Кырымтатар байрагы Казанда Хәтер көнендә.
2019 елның июне, Казан шәһәрендә мәгрифәтче Шиһабетдин Мәраҗни һәйкәле янында кырымтатарлар үз милли байраклары белән.
20/21 2019 елның июне, Казан шәһәрендә мәгрифәтче Шиһабетдин Мәраҗни һәйкәле янында кырымтатарлар үз милли байраклары белән.
2016 елның 18 мае. Татар активистлары кырымтатар депортациясе көнендә кырымтатар һәм Татарстан байраклары тарата.

21/21 2016 елның 18 мае. Татар активистлары кырымтатар депортациясе көнендә кырымтатар һәм Татарстан байраклары тарата.

Previous slide
Next slide

Тарак тамганың өч теше Кырым ханлыгында хакимлеккә ия булган өч затны сурәтләгәне билгеле. Таракның урта теше – Хан, уң теше – Калга, ә сул теше – Нуреддин. Калганың кечерәк сарае Акмәчеттә урнаша һәм ул Ханга нәрсәдер булган хәлдә тәхеткә утыра ала.

Икенче бер хикәядә Кырым ханлыгы гадел булган, ә Тарак тамга үлчәү рәвешендә, гаделлекне гәүдәләндерә диелә.

1917 елда дәүләт символларын кабул иткән 78 кырымтатар депутатыннан торган Корылтай инициативасы белән Кырым халык республикасы төзелсә дә, ул ярымутрауда яшәүче барлык этник төркемнәрнең тигезлегенә нигезләнгән була. Ул вакытта ярымутрауда кырымтатарлардан тыш башка халыклар да яшәгән.

Дәүләт символларыннан тыш Корылтай җөмһүрият хөкүмәтен дә игълан итә. Хөкүмәт башлыгы һәм юстиция министры итеп Номан Челебиҗихан, тышкы эшләр һәм саклану министры итеп Джафар Сейдамет Кырымер, магариф эшләре министры итеп Амет Озенбашлы, финанс министры итеп Сейитджелил Хаттат, дин эшләре министры итеп Амет Шукрю сайлана.

Кырым кавалерия полкы һәм Русия империясе армиясендә хезмәт иткән кырымтатар пехотасыннан торган армия барлыка килә.

Украинаның Югары Радасы Кырымдагы хәлләргә кәнагатьсезлек белдерми.

26 июнь — Кырымтатар байрагы көне
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

1918 елның гыйнвар-февралендә большевиклар Кырымга керә. Хәрби-инкыйлаб комитеты декреты белән 1918 елның 17 гыйнварында Корылтай һәм аның хөкүмәте таркатыла. 1918 елның 23 гыйнварында Кырым мөфтие Номан Челебиджихан Акъяр (Севастополь) шәһәрендә большевиклар тарафыннан атып үтерелә.

Русия империясенең 150 еллык колониаль хакимлегеннән соң 1917 елдагы Корылтай һәм Кырым халык республикасының барлыкка килүе, кырымтатар элитасының дәүләт төзелешендә катнашуы Кырым ханлыгыннан соң беренче сәяси тәҗрибә була.

Узган гасыр башында дәүләтчелек символы итеп кабул ителгән кырымтатар милли байрагы сөргенлектән Кырымга кайткан кырымтатар халкы икенче корылтаенда 1991 елда Акмәчеттә яңадан торгызыла.

2010 елдан Корылтай карары белән 26 июнь кырымтатар байрагы көне дип игълан ителә.

Зәнгәр күк төсендә алтын тамгалы байрак кырымтатарларының бердәмлеге, буыннар дәвамлылыгы, азатлык, үзбилгеләнү, дәүләтчелекне торгызу өчен көрәш символына әйләнде. 2014 елдан соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булган, төрле илләргә сибелгән кырымтатарлар диаспорада, Украинаның төрле шәһәрләрендә яшәсә дә, алар Ватаннарына, Кырымга тугрыклы булып кала. Зәнгәр күк төсендә тарак тамгалы байрак моны чагылдырган һәм халыкны берләштерән бер символ булып тора.

Кырымтатар байрагы көне

Кырымтатар байрагы беренче тапкыр рәсми рәвештә 1917 елда декабрь аенда Бакчасарайда кырымтатар халкы вәкилләренең беренче Корылтаенда кулланыла. 1991 елның 26 июнендә Акмәчеттә узган икенче Корылтайда ул милли байрак итеп кабул ителә.

2010 елда кырымтатар активистлары тәкъдиме белән 26 июнь — Кырымтатар милли байрак көне итеп беренче тапкыр үткәрелә.

Кырымнан тыш ул кырымтатар диаспорасы яшәгән Төркия, АКШ, Романия, Канада һәм дөньяның башка урыннарында да үткәрелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG