Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан Кытай белән икътисади бәйләнешeн ныгыта


Әфган президенты Хәмит Карзаи Кытай башлыгы Һу Җинтау белән Пекинда очрашты. Өч көнлек сәфәр барышында ике күрше ил арасында төбәк иминлеге һәм икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак.

Кытай президенты Һу Җинтау әфган ил башлыгы Хәмит Карзаи белән очрашканда, әфган ягын ике күрше ил арасындагы күпкырлы хезмәттәшлекне тагын да үстерергә чакырды.

Сишәмбе кичендә Пекинга килеп җиткән Хәмит Карзаи, өч көнлек сәфәре барышында Кытай рәсмиләре белән төбәк иминлеге һәм икътисади бәйләнешләрне ныгыту турында фикер алышачак.

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи сәфәр алдыннан ясаган чыгышында, Кытай белән берничә икътисади килешүгә кул куелачагын белдергән иде. Әлеге килешү нигезендә ике ил арасында мал әйләнешендәге салымнарны киметү мәсьәләсе карала.

Кытай килешү ярдәмендә Әфганстанда элемтә, икътисад, мәгариф һәм сәламәтлек тармагында алып барган эшчәнлеген тагын да арттырыр дип көтелә.

Әфганстан һәм җир асты байлыклары


Әфганстан җир асты байлыкларына җаваплы вәкиле дә сәфәр вакытында газ ятмалары хакында мәгълүмат туплый. Илнең төньягында Җавзҗан һәм Майманада табигый газ чыгару җайланмасын төзү планлаштыруда.

Табигый энергиягә даими таләбе булган Кытай, инде күптәннән Төркмәнстанда газ ятмаларын төзекләндерү эшенә катнашып, энергия тармагында хезмәттәшлекне арттыра бара. Декабрь аенда Әфганстан чиге янында яңа газ үткәргече проекты башлады. Әлеге үткәргеч Үзбәкстан һәм Казакъстан аша Төркмәнстан газын Кытайга үткәрәчәк.

2007 елда Кытай дәүләт ширкәте Metallurgical Group, Кабулның көньягындагы Айнакта бакыр ятмаларын үзләштерү эшендә катнашкан иде. Дөньядагы иң зур бакыр ятмасы дип саналган корылманы эшкәртү эше Кытай ширкәтенә бирелгән иде.

3 миллиард долларлык әлеге проект, Әфган тарихында иң күп акча җәлеп иткән чит ил инвестициясe дип санала.

Кытайның Metallurgical Group ширкәте шулай ук илдәге башка берничә җир асты байлыкларын үзләштерү эшендә дә катнаша.

Төбәктәге тотрыксызлык Кытайны борчый


Кытай белән Әфганстанны биек Памир таулары урнашкан бик тә зур булмаган чик буе берләштерә.

Кытай җир асты байлыкларын үзләштерүдән кала, төзекләндерү кебек һуманитар ярдәм проектлaрында да катнаша. Ләкин Әфганстандагы тотрыксызлык Кытай рәсмиләрендә ризасызлык тудыра.

Чөнки Кытай Әфганстандагы барган тотрыксызлыкның Көнчыгыш Төркестан, ягъни Синҗан төбәгенә йогынты ясавыннан курка.
XS
SM
MD
LG