Accessibility links

Франциядә "хәләл һамбургер" бәхәсe


Франциядә гарәп хатын-кызларының битен каплап йөрүен тыю, манара төзелеше һәм баш мәҗлестәге яулыклы сәясәтчеләр турында бәхәсләр барганда, боларга "хәләл аш урыннары" мәсьәләсе өстәлде.

Капкалап чыгу урыннары - фастфуд рестораннар челтәре булган QUICК яңа базар сәясәтен белдерде. Ширкәт Франциядәге 350дән артык ресторанның кайберләрендә дуңгыз ите кушылган ризык сатуны туктатырга карар кылды. Әлеге 8 ресторанның 3се Парижның тышкы мәхәлләсендә, калганнар Марсель, Тулуза, Виллербан һәм Рубе шәһәрләрендә урнашкан. Бу рестораннар мөселманнар күпчелектә яшәгән мәхәлләләрдә урнашкан.

Хәләл ит

QUICК ширкәте Франциядәге 8 ресторанында дуңгыз ите кушылып пешерелгән ризыкларны гына бетерми.
Билгеле булганча, ит хәләл булсын өчен хайван шәригать кануннары белән ислам ысуллары нигезендә суелган булуы шарт. QUİCК ширкәте моны искә тотып, хәләл ит кенә сатып алачагын белдерде.

QUİCК әлеге адымны сынау рәвешендә башлаган. Моның берничә ай дәвам итәчәге һәм ахырда нәтиҗәнең тикшереләчәген белдерә. Мөселманнар әлеге күренешкә карата төрле реакция белдерә.

Мөселманнар реакциясе

"Мөселман сатып алучылар оешмасы" башлыгы Hакабелазиз Ди Спиңо QUICК ширкәтенең бу карарын хуплап каршы алуын әйтә.

Ә кайбер мөселманнар "халыкка сайлау мөмкинчелеге бирелергә тиеш" дигән карашта. Ягъни кибетләрне "тәмам" хәләлгә алыштыру урынына продуктны таләп буенча сату дөрес" булыр иде дигән тәнкыйть яңгырый.

Бу хактагы сорауга оешма башлыгы, фастфуд хезмәткәренең итләрне бутавы мөмкин, бу исә зур хата булачак, дип җавап кайтарды.

Фастфуд рестораннар челтәре QUICКнең кайбер бүлекләрен "хәләлләштерү" адымына иң күп каршылык илнең үтә уңчы сәясәтчеләреннән килде.

Франциянең үтә уңчы сәяси партиясе (FN) сәркатибе Марин Лө Пән, "CANAL + " телевидениесендә ясаган белдерүдә: "Хәләл ашарга теләмәгән кешеләрнең сайлау мөмкинчелеге бетерелә", дип тәнкыйтьләде. Ул бу адымны "кабул ителгесез" дип атады.

Франциядә төбәк сайлаулары якыная

Лө Пән шул ук вакытта ширкәтнең хайванның ислам кануннары белән суелуын тикшергән махсус идарәгә дә өстәмә салым түләргә тиеш булуын искә төшерә. Хакимияттәге Халык хәрәкәте партиясенең кайбер вәкилләре дә ширкәткә карата тәнкыйть белдерде.

Франциядә QUICК ширкәтенең "хәләлләштерү" адымына карата бу кадәр җитди бәхәснең кабынып китүе очраклы түгел.

Франциядә тиздән төбәк сайлаулары узачак. Roubaix шәһәре башлыгы дуңгыз итеннән ясалган һамбургерны хәләл ит белән алыштыру адымын "халыкны каеру" дип атады. Шулай ук ул ширкәт җитәкчеләре белән бу хакта аерым сөйләшәчәген белдерде. Нәтиҗә булмаган очракта исә, ул ширкәткә аерым базар сәясәте алып барганы өчен чикләүләр кертү белән яный.
XS
SM
MD
LG