Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дөнья инде безне таный башлады"


Рабига Кадир
Рабига Кадир

Чехия башкаласы Прагада "Азиядә тынычлык, демократия һәм кеше хокуклары" дип аталган халыкара җыендa уйгырлар җитәкчесе Рабига Кадир да катнашты.

Азия илләрендә милли һәм дини азчылыкларның телләрен, диннәрен һәм үзбилгеләнү хокукларының яклануы мәсьәләсе дә җыенның көнтәртибендә булды. Танылган дини, сәяси һәм иҗтимагый юлбашчылар арасында уйгырлар җитәкчесе Рабига Кадир да бар иде. Без аның белән уйгырларның хәле турында сөйләштек.

- Кытай Көнчыгыш Төркестандагы бәйсезлек хәрәкәтен террорчы дип атый. Уйгырлар ни өчен террорчылыкта гаепләнә?

- Уйгырлар бүгенге көндә Татарстан, Кыргызстан һәм башка илләрдә дә бар. Дөньяда террорчы сүзе таралганнан соң, без мөселман һәм төрки халык булганыбыз өчен Кытай хакимияте безне террорчылыкта гаепләде. Безгә басымын арттыру өчен бу сүзне уйгырларга каршы корал буларак куллана башлады.

Кытай Көнчыгыш Төркестан террор оешмасы бар дип әйтә башлаганнан соң, Көнчыгыш илләре моны тикшерә башлады. Әмма андый оешма юк. Әгәр дә берничә кеше бу террор гамәле кыла икән, алар барлык халыкка вәкиллек итә алмас.

Кытай хакимияте хәзер уйгыр террор оешмасы белән сөргендәге уйгыр корылтае арасында бәйләнеш булуын алга сөрә. Ләкин уйгыр корылтае, Төркестан эчендәге барлык халыклар һәм аларның азатлыгы, хокукы өчен көрәшә. Без террор оешмасы түгел. Без дөньяда һәр төрле көч куллану гамәленә каршы торабыз.

- Төркестанда булган барлык каршылык чарасы яисә террор гамәлендә Кытай сезне гаепли, хәтта соңгы вакыйганы да сез оештырды дип чыкты.

- Безнең Әл-Каидә белән бәйләнешебез булмавын Америка белә. Әгәр алар белән мөнәсәбәтебез булса, без ничек АКШта яши алыр идек? Бүген бу конференциядә утырып кеше хокуклары турында чыгыш ясыйбыз. Әгәр кытайлар әйткәнчә, террорчылар белән бәйләнешебез булса, безне бу конференциягә чакырмаслар иде.

- Бу көрәш төбәктә яшәгән барлык төрки халыкны үз эченә ала дисезме?

- Татар, кыргыз, казакъ Төркестан төбәгендә яшәгән барлык төрки халыкның бәйсезлек көрәше бу. Хәзер безнең иң яхшы урыннарны кытайлар басып ала. Җирле халык иске өйләрдә хәерчелектә яши. Элек без бер-беребезгә кунакка йөрешеп, рәхәт яши идек. Ә хәзер без нык артка киткән халык. Бу исә беренче чиратта бәйсезлек булмаудан барлыкка килә.

Элек Көнчыгыш Төркестан, Көнбатыш Төркестан бер дәүләт булган. Барыбыз бу төбәктә яшәгән. Без аны Шәркый Төркестан дип атыйбыз. Аны Уйгырстан дип тә атап булыр иде. Ул безнең кардәш халыклар белән яшәгән җир булганлыктан, Көнчыгыш Төркестан дип атала.

- Дөнья илләре Төркестандагы хәлләргә тавышсыз калды. Хәтта Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кергән Урта Азия илләрендәге рәсмиләр Кытайдан куркып, Төркестандагы хәлләр турында сүз әйтә алмады. Хәтта кайбер уйгырларны куып чыгарырга мәҗбүр булдылар. Моңа ничек карыйсыз?


- Бу яхшы күренеш түгел, ләкин мин аларны гаепләмим, аларга рәнҗемим. Чөнки һәрбер илнең үз сәясәте бар. Безнең бүгенге хәлебез Казакъстан, Кыргызстан, Татарстанның иртәге хәле булырга мөмкин. Кытай хәзер безне баса, ә иртәгә чират башкаларга килә ала. Бу куркынычны безнең кардәш халыклар аңласын иде.

Кытай безгә каршы геноцид кылганда, дөнья дәшмәде. Ләкин халык алай түгел, алар моңа тавышсыз кала алмый. Дөньяны төрки халкы безне яклый. Татар кардәшләребез соңгы вәзгыятькә каршы урамда чаралар уздырды. Казакъстан, Кыргызстандагы кардәшләр үзләренчә моңа каршы чыкты. Бу күренеш минем берүзем генә булмавымны, безне яклаган халык булуын күрсәтте. Бу безгә көч бирде, уйгыр халкының әле яши алачагы ышанычын яклады.

- Тибет дигәндә, дөнья җәмәгатьчелеге күбрәк игътибар күрсәтә. Ә уйгырлар турында бик аз ишетелә, моның сәбәбе нидә?

- Беренчедән, без мөселман халкы. Икенчедән, без төрки милләт. Өченчедән, үз хәлебезне дөньяга соңарып аңлаттык. Ләкин дөнья хәзер әкренләп безгә игътибар күрсәтә башлады. Хәзер Кырым татар кардәшләребез атна буена безне яклап каршылык чарасы уздыра. Мин аларга чиксез рәхмәтемне белгертәсем килә. АКШ безне яклый, дөнья инде безне таный башлады.
XS
SM
MD
LG