Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан җәдвәле


Татарстан мөфтие Госман Исхакый Рамазан аеның 1 сентябрьдә башланачагын әйтте.
Татарстан мөфтие Госман Исхакый Рамазан аеның 1 сентябрьдә башланачагын әйтте.

Казан Рамазан аена керде. Бу нисбәттән күп гаиләләр, мәчетләр, оешмалар авыз ачтыру – ифтар ясарга да булган.

“Ифтар-марафон”

Әйтик Рамазан аенда “Шәрык” клубы да кызыклы һәм саваплы акция оештырмакчы. Аны “Ифтар-марафон” дип атаганнар. Әлеге чара кысаларында көн саен аларда ифтар кичәләре үтәчәк. Бу идеяны матбугат чаралары, web-проектлар, шәхесләр күтәреп алган.

“Ифтар мәҗлесен үткәрү кыйммәткә төшми. Иң мөһиме – изге теләк”, дип яза татар каләм ияләре керә торган Matbugat.ru cәхифәсе. Бу сайт хуҗасы Данил Сәфәрәв, бүген сайтта иң еш соралучы әйбернең берсе – Рамазан йолалары вакыты ди. Гаммәви кызыксынуны раслап татар газеталары да шушы җәдвәлне бирә.

1 сентябрьдән 1 үктәбергә кадәр соралучы җәдвәл

Татарстан мөфтие Госман Исхакый Рамазан аеның 1 сентябрьдә башланачагын әйтте. Ә 1 үктәбер көнне Рамазан бәйрәме, ягъни Ураза гаете булыр дип көтелә.

Казан өчен Рамазан аенда намаз вакытларын Azatliq.org кулланучылар соравы буенча да бирәбез. Ул Татарстан мөфтияте ярдәме белән эшләнде. Игътибар: Сәхәр иртәнге намазга кадәр утыз минут кала тәмамлана. Ифтар (авыз ачу) вакыты ахшам вакытында керә.

Көне

Иртәнге

намаз

Кояш

чыга

Өйлә

Икенде

Ахшам

Ястү

01.09.2008

4:17

5:48

13:02

17:25

19:39

21:08

02.09.2008

4:19

5:50

13:02

17:23

19:36

21:05

03.09.2008

4:21

5:51

13:02

17:21

19:34

21:03

04.09.2008

4:23

5:53

13:02

17:19

19:31

21:00

05.09.2008

4:24

5:55

13:02

17:17

19:28

20:57

06.09.2008

4:26

5:57

13:02

17:15

19:26

20:55

07.09.2008

4:28

5:59

13:02

17:14

19:23

20:52

08.09.2008

4:30

6:01

13:02

17:12

19:21

20:50

09.09.2008

4:32

6:03

13:02

17:10

19:18

20:47

10.09.2008

4:34

6:05

13:02

17:08

19:15

20:44

11.09.2008

4:36

6:07

13:02

17:06

19:13

20:42

12.09.2008

4:38

6:09

13:02

17:04

19:10

20:39

13.09.2008

4:40

6:10

13:02

17:02

19:07

20:37

14.09.2008

4:42

6:12

13:02

17:00

19:05

20:34

15.09.2008

4:44

6:14

13:02

16:59

19:02

20:31

16.09.2008

4:46

6:16

13:02

16:57

18:59

20:29

17.09.2008

4:48

6:18

13:02

16:55

18:57

20:26

18.09.2008

4:50

6:20

13:02

16:53

18:54

20:23

19.09.2008

4:51

6:22

13:02

16:51

18:51

20:21

20.09.2008

4:53

6:24

13:02

16:49

18:49

20:18

21.09.2008

4:55

6:26

13:02

16:47

18:46

20:15

22.09.2008

4:57

6:28

13:02

16:45

18:43

20:13

23.09.2008

4:59

6:30

13:02

16:44

18:41

20:10

24.09.2008

5:01

6:32

13:02

16:42

18:38

20:08

25.09.2008

5:03

6:34

13:02

16:40

18:35

20:05

26.09.2008

5:05

6:36

13:02

16:38

18:33

20:02

27.09.2008

5:07

6:38

13:02

16:36

18:30

20:00

28.09.2008

5:09

6:39

13:02

16:34

18:28

19:57

29.09.2008

5:11

6:41

13:02

16:32

18:25

19:54

30.09.2008

5:13

6:43

13:02

16:31

18:22

19:52

Сәхәргә ният кылу


«НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘДАНӘ МИНӘЛ ФӘҖРИ ИЛӘЛ МӘГРИБИ ХАЛИСӘН ЛИЛЛӘҺИ ТӘГАЛӘ».
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен ихлас белән ният кылдым таң вакытыннан башлап, кояш батканчы Рамазан уразасын тотарга.

Авыз ачу һәм дога кылу


Авыз ачканда шушы дога укыла: «АЛЛАҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ҮӘ БИКӘ ӘМӘНТҮ ҮӘ ГАЛӘЙКӘ ТӘҮӘККӘЛТҮ ҮӘ ГАЛӘ РИЗКЫЙКӘ ӘФТАРТҮ ФӘГЪФИРЛИ ЙӘ ГАФФӘРУ МӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘ ӘХХАРТҮ».
Мәгънәсе: Әй, Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен генә тоттым, Сиңа гына иман китердем, Сиңа тәвәккәл кылдым һәм Синең ризыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да гафу кыл.

Ураза тотканда нәрсәләр эшләргә ярамый?


1. Ашау-эчү;
2. Җенси якынлык кылу;
3. Файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
4. Мунчага кереп озак утыру;
5. Суга чумып коену;
6. Тәгам вә сагыз чәйнәү;
7. Авыз илә үбешү;
8. Ифтарсыз ике көн тоташ ураза тоту;
9. Авыруы артачагын белә торып ураза тоту.


Уразаны бозмый торган эшләр?


1. Сатып алыначак малны татып карау;
2. Күзгә сөрмә тарту;
3. Балага ризык чәйнәп бирү;
4. Мыек вә иренне майлау;
5. Тешләрне пакълау;
6. Кан алдыру;
7. Сөлек салдыру;
8. Комган белән госел коену;
9. Мунчага кереп аяк үрә тирләп чыгу;
10. Сабын белән юыну.


Ураза кемнәргә тиеш түгел?


1. Авыру яки мосафир кешегә;
2. Хатын-кызның күрем көннәре яки нифас (бала тапканнан соң 40 көн) булса;
3. Йөкле яки бала имезә торган хатын-кыз үзенә яки баласына зарар килүдән курыкса;
Шушы гамәлләр сәбәпле калган ураза Рамазан ае беткәннән соң каза кылыныр.
Бер кешенең ялгышлык белән бугазына тузан, туфрак, йон я төтен керсә, яки бер кеше төкреген яки теш арасында калган ризык кисәген йотса, яки онытып ашаса яки су эчсә, уразасы бозылмый.

XS
SM
MD
LG