Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли җанлы җырчы Раяз Фасыйхов


Бер караганда ул табигый таланты белән генә алдыра кебек. Ләкин Раязның җырга сәләте төрле уку йортлары, остазлар ярдәмендә дә баетылган, шомартылган икән.


“Кызган таба”ның чираттагы кунагы – милли җанлы җырчы Раяз Фасыйхов. Күпсанлы тыңлаучылар соравы буенча, ул “Азатлык”ның яшьләр тапшыруында кунакта булып китте.

Раяз, ишетеп белүебезчә син 15 ноябрьдә үз концертыңны оештырырга җыенып йөрисең. Хәзер андый чараларны
“онытылмаслык шоу-тамаша” дип рекламларга яраталар , синекен дә шул рәткә кертергәме?

Алла теләсә, ноябрьнең нәкъ уртасында Камал театры бинасында “Барс Медиа” ширкәте белән берлектә концерт эшлибез. “Шоу-тамаша” дип күпертеп сөйлисем килми, миннән яхшы җырлар булыр. Ничек була – шулай була, Алла теләсә!

Беренче концертыңны берничә ел элек оештырдың түгелме?

Әйе, 3 ел элек беренче тапкыр “Уникс” залында оештырган идем. Казан тамашачысы алдында имтихан тоту булды. Инде ул концерттан соң туган яңа җырларны туплап, шундый эшкә алындык.

Җыр җыентыкларың күпме ?

Бер генә альбомым һәм бер генә җырга клибым бар. Җайлап кына эш итәм, сан артыннан кумыйм.

Сине зур сәхнәгә Татар дәүләт фольклор музыка ансамбле чыгарды дип әйтәләр, моның белән килешәсеңме?


Мин анда өч елдан артык эшләү дәверендә бик күп тәҗрибә тупладым. Айдар Фәйзрахманов кулы астында эшләвемә бик шатмын. Аны җырчы дип кенә белгән кешеләр Айдар абыйны белмиләр дигән сүз.

Ул – гармунчы, оста режиссер, гомумән, бик күптөрле һөнәрләрне үзләштергән шәхес. Без аның белән Русия сәхнәләрендә генә түгел, чит илләрнең дәрәҗәле залларында чыгыш ясадык. Татар җыр-моңнарын башка милләт вәкилләренең дә әйбәт кабул итүен күп күрергә туры килде.

Ансамбльдә алган тәҗрибәләрне кулланып, үзебезнең җыр сәнгатен танытуны максат итеп куйдым. Әлбәттә, чит телдә җырлап, Мәскәүгә китеп танылу тәкъдимнәре дә булды. Мин барыбер үз сүземдә калдым, чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булу хәерлерәк, дип уйладым.

Үзебезнең дәртле, моңлы көйләребез, җырларыбыз бик күп. Ничек кенә татар эстрадасын яманламасыннар, араларында игътибарга, хөрмәткә лаеклылары шактый.
Дәүләт ансамблендә эшли башлау тарихын да беләсе иде. Венера Ганиева да остазың булган түгелме?

1998 елдан 2003 елга кадәр Арча педагогик көллиятендә укыдым. Анда минем остазым Айдар абыйның бертуган абыйсы Марсель Фәйзрахманов иде. “Арча егетләре” ансамблендә җырчы, баянчы булдым. Марсель абый безне яхшы тәрбияләде, армия чорларын да мин анда үттем.
Дәүләт фольклор ансамблендә


Төрле чаралар булганда, Айдар Фәйзрахманов белән еш очраша идек. Шундый очрашуларның берсендә ул, мин сине Татар дәүләт педагогика университетына чакырам, шуннан эшкә дә алырмын, дигән тәкъдим әйтте. Бу сүзләрне мин игътибарга алып, Арча көллиятен бетергәч дәүләт ансамбленә күчтем. Шул ук вакытта 4 ел педагогика университетында да укырга өлгердем.

Язмыш бер көнне Венера Ганиева белән очраштырды, ул да үзенә укырга чакырды. Шулай итеп мәдәният һәм сәнгать университетына эләктем. Венера ханым кулы астында 2 ел укыдым. Анда да шактый күп белем тупланды, үземә яңа юнәлешләр ачтым, дөрес җырлауның асылына төшенә башладым.

Бүген инде укып бетерүгә карамастан Венера ханым белән шөгыльләнәбез. Шалтыратам да, дәресләре беткәч берәр сәгать вакытын миңа багышлый. Ул үзенең шәкертләрен кире бормый, әгәр сәләт, омтылыш, теләк барлыгын сизә икән, рәхәтләнеп ярдәм итә. Тиздән булачак концертыма да ул киләчәк, без аның белән дуэт башкарачакбыз.

Аерым җырчы булып китүең хакында сөйләсәң иде
Раяз гаиләсе белән
.

Ул вакытта “Барс Медиа” ширкәтендә баш продюссер Фәрит Таишев иде. Без аның белән якташлар диярлек, әнисе Римма ханымның Балтач районыннан икәнен беләсездер. Шулай Фәрит белән концертларда күрешеп тордык, дуслар идек, бер көнне ул: “Раяз, шәхси карьераңны булдыру мөмкинлеге бар, уйлап кара әле”, диде.

Бу хакта хыялланып йөри идем, ансамбль – ансамбль инде. Минем үземнең фикерләр тупланды, тәҗрибә дә бар, шуларны эшкә җигеп, аерым җырчы булып китәргә тәвәккәлләдем. Әлбәттә, мин болар хакында алдан Айдар абыйга җиткердем. Ансамбльдән җырчы Илшат Вәлиевнең дә аерылып чыккан вакытлары булгач, ярты елдан соң гына, минем урынга төркемдә алмаш тапкач кына, аерым җырчы булып киттем. Инде бүген дәүләт ансамблендә энекәшем Рәсим эшли. Анда Айдар Фәйзрахманов җитәкче булганда, бик күп тәҗрибә алырга була.

Балтачны һәм бертуган энекәшеңне искә алып киттең, туган яктагы гаиләң турында да әйтеп үтсәң...

Мин Балтач районы Нөнәгәр авылында 1980 елның 8 июлендә 4нче бала булып дөньяга тудым. Без биш бала – 4 малай һәм бер кыз. Җырлы-моңлы гаиләдә тәрбияләндек. Әти-әни җырлый, әтием Наил Фасыйхов – үзешчән композитор. Әбием Ләлә дә бик оста җырлый, бигрәк тә борынгы татар халык җырларын. Без аның янәшәсендә үскәнгәдер, әбине бик яраттык.

Мин инде өч яшь ярымнан гармун шыгырдата башлаганмын, әбинең көйләрен отып алып уйнаганмын. Хәзер аптырыйлар, каян беләсең син ул көйләрне, җырларны дип. Безгә музыкаль тәрбия гаиләдә башланды, һәм ул дөрес тә. Шуңа да әйтәм, баланы мәҗбүри сәнгать мәктәбенә биргәнче, ни белән теләп кызыксынганын, сәләтен тоярга кирәк. Нәрсә кирәген белгәч кенә тиешле юл күрсәтергә.
XS
SM
MD
LG