Дүшәмбе, 15 июльдә, АКШның Висконсин штатында, Милуоки шәһәрендә Республикан фиркасенең дәүләт конвенциясе Дональд Трампны АКШ президенты вазифасына тәкъдим итте.
Шул ук көнне Трамп Оһайо штаты сенаторы Джеймс Вэнсны АКШ вице-президентына намзәт итеп сайлады.
2016 елда Вэнс Трампны нык тәнкыйтьләде. Шулай да соңрак ул аның тугъры тарафдарларыннан берсе булды:
Трампны хәтта башка югары дәрәҗәле республиканчылар хупламаганда да, хуплап килде, дип искәртә Reuters. Шулай ук ул Украинага ярдәм бирүгә каршы чыккан сенаторларның берсе.
"Вице-президент буларак Джеймс Вэнс Конституциябез өчен көрәшүен дәвам итәчәк, гаскәребезнең хәле өчен җавап бирәчәк һәм Американы кабат бөек итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк", дип язды Трамп үзенең Truth социаль челтәрендә.
Республикан фиркасе җыены Трампка һөҗүм ясау омтылышыннан соң ачылды. Якшәмбегә каршы төндә Пенсильваниядә аңа тарафдарлары каршында митингта чыгыш ясаганда Томас Крукс исемле яшь кеше аткан иде. Шулай ук җыен алдыннан берничә сәгать алдан гына Флоридадагы мәхкәмә аның яшерен документларны канунсыз саклау турындагы җинаять эшен туктатты.
Үзенә һөҗүм итүләреннән соң 78 яшьлек Трамп үзенең чыгышларын үзгәртәчәген, аларда Байден белән фикерләре төрле булуын түгел, дәүләт бердәмлеге турында ассызыклап киләчәген әйтте, дип яза Reuters.
— Бу бөтен илне, хәтта бөтен дөньяны бергә туплау мөмкинлеге. [Җыенда] чыгышым бөтенләй башка булачак, әле 2 көн элек ул башка булыр иде, — дип Washington Examiner газетына белдерде Трамп.
Бу атнаның пәнҗешәмбесендә Трамп Республикан фиркасенең үзен намзәт итеп чыгаруын кабул итәргә риза булып чыгыш ясаячак.
- Июнь ахырында АКШта Джо Байден белән Дональд Трампның беренче дебатлары үтте. Алар 81 яшьлек Байден өчен уңышсыз булды. Кайбер демократлар Байденны президент узышларыннан чыгарга өндәде.
- Байден бу борчылуларны аңлавын әйтте, әмма "үҗәтрәк итеп көрәшергә" сүз бирде. Демократлар президент вазифасына намзәтне августта расларга тиеш.
- АКШта президент сайлаулары 2024 елның 5 ноябрендә узачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум