Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия иреклек дәрәҗәсе ягыннан дөньяда 183нче урында тора


Freedom House-ның 2024 ел харитасы: ирекле илләр яшел, өлешчә ирекле булганнары сары, ирекле булмаганнары шәмәхә төс белән күрсәтелгән
Freedom House-ның 2024 ел харитасы: ирекле илләр яшел, өлешчә ирекле булганнары сары, ирекле булмаганнары шәмәхә төс белән күрсәтелгән

Freedom House рейтингында барлыгы 195 ил һәм 13 җирлек бар, алардагы иреклек дәрәҗәсе 25 күрсәткеч белән бәяләнә (һәрберсенә дүртешәр балл бирелә). Русия 12 балл җыйган. Иң ирекле ил дип Финляндия табылган: 100 баллдан 100 балл җыйган.

2024 ел нәтиҗәләренә күрә, дөньядагы сәяси һәм сивил ирекләр дәрәҗәсе ягыннан Русия 183нче урында тора. Бу Freedom House-ның яңа хисабында әйтелгән.

100 баллдан Русия ирекләр белән бәйле 12 генә балл җыя алган, бер ел эчендә бер баллны югалткан. Түбән рейтингка әйтик Украинага каршы сугышның дәвам итүе һәм моның русияләр өчен китергән нәтиҗәләре, шулай ук журналистлар белән адвокатларның эзәрлекләнүе, президент сайлауларының бөтенләй ирекле булмавы йогынты ясаган.

Аналитиклар Русиядәге президент сайлавында барлык хокук бозулар да күзәтелүен теркәгән: сайлау кагыйдәләрен үзгәртү, чын көндәшлелекнең булмавы, хакимият басымы, хәрәмләшүләр, намзәтләргә яки сайлау комиссияләрендә эшләүчеләргә көч куллану, протестларны бастыру, тавыш бирү урыннарына һөҗүмнәр. Русиядән тыш сайлауларда канун бозуларның барлык төрләре дә бары тик Пакыстан белән Венесуэлада гына күзәтелгән.

Freedom House рейтингында барлыгы 195 ил һәм 13 җирлек бар, алардагы иреклек дәрәҗәсе 25 күрсәткеч белән бәяләнә (һәрберсенә дүртешәр балл бирелә).

Узган ел сәяси һәм сивил ирекләр белән бәйле иң начар вазгыять Украинаның Русия басып алган төбәкләрендә күзәтелгән. Freedom House исәпләүләренчә, андагы иреклек күрсәткечләре хәтта 0 балл да җыя алмаган. Тибетта (ноль балл) Көньяк Суданда һәм Төркмәнстанда (берешәр балл) вазгыять бераз яхшырак.

Иң ирекле ил дип Финляндия табылган: 100 баллдан 100 балл җыйган. Норвегия, Швеция һәм Яңа Зеландия 99 балл җыйган.

Тулаем алганда дөньяда 19нчы ел рәттән иреклек дәрәҗәсе кими, дип белдерә Freedom House. Узган ел 60 илдә вазгыять начарайган, 34 илдә яхшырган. Хәзерге вакытта кешелекнең 20 проценты гына ирекле дәүләтләрдә яши, ә өлешче ирекле һәм ирекле булмаганнарында 40ар проценты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG