Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия баш штабы җитәкчесе урынбасары генерал Вадим Шамарин тоткарланган


Генерал-лейтенант Вадим Шамарин (уңда)
Генерал-лейтенант Вадим Шамарин (уңда)

"Коммерсантъ"ның тәртип саклау оешмаларындагы чыганагы әйтүенчә, хәрәмләшүләр ихтималы турындагы җинаять эше нигезендә генералда тентү үткән.

Мәскәүдә Русия кораллы көчләренең баш элемтә идарәсе җитәкчесе һәм Баш штаб җитәкчесенең урынбасары, генерал-лейтенант Вадим Шамарин тоткарланган. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Басманың тәртип саклау оешмаларындагы чыганагы әйтүенчә, хәрәмләшүләр ихтималы турындагы җинаять эше нигезендә генералда тентү үткән.

Тентүдән соң Шамаринны Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсенә сорау алуга китергәннәр. Җинаять эшен 235нче гарнизон мәхкәмәсендә карыйлар диелә.

  • Шамарин -Русиянең соңгы вакытта җинаять эше ачылган югары дәрәҗәле дүртенче хәрбие булды.
  • Моңарчы зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп (Җинаять кодексының 290 маддәсе, 6 өлеше) Русия саклану министры урынбасары Тимур Иванов һәм Русия саклану министрлыгының кадрлар баш идарәсе җитәкчесе, генерал Юрий Кузнецов кулга алынды.
  • Моннан тыш 17 майда акча белән хәрәмләшү турындагы җинаять эше нигезендә (Җинаять кодексының 159 маддәсе, 4 өлеше) элек Русия гаскәренең Көнчыгыш хәрби бүлгесенең 58нче гаскәре белән идарә иткән Иван Попов кулга алынган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG