YouTube Русиядә хәрби хезмәттән качу турындагы өч видеоны томалаган. Аларны "Дозор в Волгограде", "Школа призывника" һәм тагын бер бәйсез төбәк медиасы чыгарган булган. Шулай ук YouTube "ОВД-Инфо" каналын томалау белән янаган. Ә бу исә тулы бер каналны томалаган беренче очрак булырга мөмкин. Бу хакта "Агентство" җиткерә.
Моңа кадәр YouTube Русия хакимиятләре кушканга оппозицион контенты томаламый иде, дигән "Агентство"га кибер-иминлек белгече. Ул үзенең исемен атамауны хуп күргән.
"Агентство" томалау белән бәйле дүрт хат белән дә танышкан. Анда әйтелгәнчә, YouTube-ка Рокомнадзордан хәбәр килгән, имештер канал материаллары Русиянең "Мәгълүмат турындагы" федераль канунын боза диелгән.
"Дозор в Волгаграде" каналында (29 мең язылучысы бар) YouTube "Хәрби комиссариаттан ничек яшеренергә (мобилизациягә каршы тору: 3нче өлеш) һәм "Дөрес качыгыз" дигән ике роликны томалаган. Аларның беренчесен 255 мең, икенчесен 313 мең кеше караган булган.
"Школа призывника" каналында (21 мең язылучысы бар) YouTube "Җинаять эше хезмәт итмәскә булышачак" дигән видеоны томалаган Аны алты мең кеше караган булган.
Бәйсез төбәк медиасының томаланган видеосында исә белгеч хәрби хезмәткә чакырылудан ничек качып булуы турындагы сорауларга җавап биргән булган.
"ОВД-Инфо"га YouTube-дан хат быел май башында килгән. Видеохостинг Роскомнадзордан "Как теперь?" дигән каналны томалауны сораган хәбәр алган.
- Ике ел элек Русия Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага. Шул ук елны 21 сентябрьдә исә илдә мобилизация игълан ителде.
- Мобилизациядән соң Русиядән йөзләрчә мең кеше китте. Forbes хакимияттәге үз чыганакларына сылтанып, илдән кимендә 700 мең кеше китүен хәбәр итте. Кайбер медиа чаралары 1 миллион санын да атый. Китүчеләр күбесенчә белемле яшь егетләр, алар демография һәм икътисадның терәге булып тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум