Ул хакта The Insider басмасы яза.
Русия АКШтагы AMD һәм Intel ширкәтләре җитештерә торган логик интеграль схемаларын һаман да сатып ала. Бу микросхемалар ракет һәм пилотсыз очкычлар навигациясе, интернеттагы контентны фильтрлау, кеше йөзләрен тану өчен үтә дә мөһим.
Әлеге микросхемаларны Русиягә хәрби максатларда экспортлау 2020 елдан бирле тыелган. Шулай да, экспорт контроле булуга карамастан, алар һаман да Русия Федерациясенә кертелә. Нәтиҗәдә бу микросхемалар "Искандер" кебек ракетларда, "Ланцет" пилотсыз очкычларында, радиолокация системнарында һәм башка хәрби җиһазларда кулланыла.
Микросхемаларны җитештерүче ширкәтләр сатып алучыларның кем икәнен тикшереп торырга тиеш булса да, еш кына булырга мөмкин хәрәмләшүләргә игътибар итеп тормый. Нәтиҗәдә Русия ширкәтләре әлеге мөһим компонентларны алуны дәвам итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум